-
75 мең доллар премиягә ия буласың килсә... Медаль һәм акчалата премия ике елга бер тапкыр бирелә. Бүләкләү тантанасы ноябрь ахырында — декабрь башында узачак.
-
КҮБРӘК ЙОКЛАГЫЗ... Имтиханнар вакытында, контроль эшләр алдыннан гадәти йокы дәвамлылыгын якынча 1 сәгатькә арттырырга киңәш итәләр.
-
“Алкыш” Татар драматургиясе үзәгендә спектакльләргә эскизлар әзерләү буенча лаборатория эше башланды Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры каршында ачылган “Алкыш” Татар драматургиясе үзәгендә спектакльләргә эскизлар әзерләү буенча лаборатория эше башланды.
-
Yummy Music зур концерт куячак. Барабызмы? 14 март көнне ТР Милли китапханәсендә Yummy Music зур концерт куя.
-
Коронавирус ияртсәң, күкрәк сөте яшел төскә керә? Бик сәер вакыйга...
-
Җырчы Вадим Захаров уңайсыз хәлгә очраган... Концерттан соң Нияз Сафиуллин белән юлга кузгалдык. Трассада безне полиция хезмәткәрләре туктатты. Документларны тикшергәннән соң, машиналарыннан бер абзыйны чакырып китерделәр.
-
ВИДЕО: Илүсә Хуҗина башкаруында «Зөлайха» җыры «Яңа дулкын» проектының чираттагы чыгарылышында Татарстанның атказанган артисты Илүсә Хуҗина татар халык җырын башкарды.
-
16 яшьлек үсмер әнисен, әтисен һәм 12 яшьлек сеңлесен вәхшиләрчә үтергән... Әтисенең мәетен тиз генә таный алмаганнар...
Никах һәм исем кушу мәҗлесләрен вакытлыча туктатып торырга!
Кичә Казанда ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы утырышы узды. Татарстанның дини оешмаларында коронавирус таралуны булдырмау чараларын күрү – көн тәртибендә төп мәсьәлә иде. Утырышта мөфтият җитәкчелеге, Татарстан имам-мөхтәсибләре, Голәмәләр шурасы әгъзалары, нәзарәтнең бүлек җитәкчеләре катнашты, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәте сайты.
Татарстанның мөселман дини оешмаларында инфекция таралуны булдырмау максатыннан Голамәләр шурасы тарафыннан берничә карар кабул ителде.
Голәмәләр шурасы әгъзалары Кытайда, Мисырда, Иранда, Италиядә, Франциядә, Испаниядә һәм башка дәүләтләрдә коронавирус инфекциясеннән вафат булучыларның якыннарының һәм туганнарының кайгысын уртаклаша. Шура әгъзалары шулай ук дин кардәшләрне игътибарлы һәм сак булырга, тынычлыкны сакларга чакыра.
Мөселман кешесе коткыга һәм куркуга бирелергә тиеш түгел. Шуның белән бергә инфекциягә җиңел карау, табибларның күрсәтмәләрен үтәмәү, үзеңне һәм әйләнә-тирәдәгеләрне вирус йоктыру куркынычына дучар итеп, профилактик чараларны кире кагырга да ярамый.
Коронавирус инфекциясе (COVID-19) таралу куркынычы белән бәйле рәвештә, ислам хокукының төп принципларына таянып, Шура әгъзалары тарафыннан түбәндәге вакытлыча тәкъдимнәр кабул ителде:
- 1. Намазга чакыруны (азан) гадәттәгечә үтәргә, намаз башлану турында игъланны (камәт) азаннан соң ук әйтергә, җәмәгать белән намаз укуны бары мәчет хезмәткәрләре (имам, мөәзин, кизү торучы зат) катнашында гына башкарырга.
- 2. Мәхәллә кешеләре өчен мәчетләрдә һәм намаз бүлмәләрендә индивидуаль рәвештә (җәмәгать белән түгел) биш вакыт намаз уку мөмкинлеген оештырырга.
- 3. Җомга намазын башкарганда фарыз гамәлләр белән чикләнү: җомганың мәҗбүри гарәп телле хөтбәсен озакка сузмыйча (3-5 минут) һәм ике рәкәгать намаз укырга.
- 4. Иммунитеты көчсезләнгән, сәламәтлеге какшаудан курыккан дин кардәшләргә массакүләм дини чараларга, шул исәптән җомга намазларына бару киңәш ителми, шул рәвешчә җәмәгать намазларыннан тыелып торуны гөнаһ кылу дип санамаска.
- 5. Мәҗлесләрне, никах һәм исем кушу мәҗлесләрен дә, күп кеше катнашында оештыру гадәтен туктатып торырга.
- 6. Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте мәчетләрендә, намаз бүлмәләрендә һәм уку йортларында белем бирү һәм тәрбия чараларын уздыруны туктатырга.
- 7. Мөмкин булганча, кул биреп һәм кочаклашып башкарыла торган традицион дини сәламләшүдән тыелып торырга.
- 8. Җеназа намазларын ачык һавада мөмкин кадәр азрак кеше катнашында үткәрергә.
- 9. ТР мөселманнары Диния нәзарәте структурасына керә торган барлык мәчетләргә, гыйбадәт кылу бүлмәләренә, уку йортларына һәм оешмаларга кабул ителгән тәкъдимнәр буенча хәбәр бирүне оештырырга;
- 10. Санап үтелгән әлеге тәкъдимнәрне 2020 елның 15 апреленә кадәр яисә башка карарлар кабул ителгәнчегә кадәр гамәлдә дип санарга.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз