-
Мәликә Хәйрулла: “Карьера төзегән кеше дедлайнның нәрсә икәнен яхшы белә, тайм-менеджментны да отышлы куллана” Кичәдә фоторәссам Рамил Галидән кала башка ир-егетләрнең әсәре дә юк – ир-атларга чарада катнашу тыелган иде.
-
Үзәк банк акча күчерүне ике көнгә тоткарларга тәкъдим иткән Акчаны мошенниклардан саклау өчен шундый чараның отышлы буласы күздә тотыла.
-
САМАРАДА ТУКАЙ ТОРМЫШЫ ҺӘМ ИҖАТЫ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШТЕЛӘР Самара өлкәсенең Халыклар дуслыгы йортында өч томлы «Габдулла Тукай: тормыш һәм иҗат (Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты хроникасына материаллар)» басмасын тәкъдим итү булды.
-
Казан марафонының хәйрия йөгерешендә 920 мең сум акча җыелды Казан Мэриясе миллион сумлык матур сан булсын өчен тагын 80 мең сум акча җибәрәчәк, әлеге акчалар дәвалауга мохтаҗ балаларга ярдәмгә тотылачак
-
Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез" "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа видео чыкты. Яшь җырчы Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез"! Легендар җырга - яңа сулыш
-
Бөек Җиңүнең 77 еллыгына Шушы авыл татарлары – безне исән калдыручы, ашатучы, сыендыручы булды. Нәселебезне саклап калдылар.
-
Туры сүзле Илялов Рәмзи Илялов турындагы язмада «фәлән герой шикелле батырлык кылган» дигән штамп кулланмаячакбыз – һәр сугышчының биографиясе, хәрби юлы – кабатланмас, үзенчәлекле. Гомумән, татарлар сугышта бүтәннәр артыннан гына ияреп йөрмәгән.
-
Үзебез сайлыйбыз! Татарстанда 2023 елда төзекләндерелә торган паркларны сайлау өчен тавыш бирү башланды. 14 яшьтән өлкәнрәк һәр битараф булмаган кеше 30 майга кадәр үз фикерен белдерә ала.
-
Синең тавышың Татарстанны тагын да яхшырак итәргә ярдәм итәчәк!
Никах яңарту – араларны якынайта
Никах яңарту – күркәм гореф-гадәт ул. Йә ялгыш сулга күз төшә, йә ямьсез сүзләр әйткәләшәсең – тормыш бит. Әгәр йөрәккә шик кергән икән – никахны яңартыгыз.
Аның икенче ягы да бар. Никах яңартканнан соң парлар яңадан ширбәт аендагы кебек бер-берсенә якынаеп китә. Яшь вакытта ничек бер-берсе артыннан йөргәннәр, ничек кавышканнар – шуларны искә алу өчен, бераз мөнәсәбәтләргә кунган тузаннан арыну өчен кирәк бу. Телиләр икән, шаһитлары да булсын, мәһере дә булсын. Бу очракта мәһер төп шарт итеп куелмаса да, хатын-кызның күңелен күтәрә торган әйбер булсын ул. Бәлки инде ун еллап иренең бер бүләк тә, бер чәчәк тә биргәне юктыр. Тик талаклар белән бәйле кавышуны никах яңарту белән бутарга ярамый. «Талак» дигән сүзне онытырга кирәк!
Гаиләгә җиңел карый шул кеше. Юк кына тавыш чыкса, кыз елап әнисенә шалтырата. Әнисе: «Кызым, кайт», – ди. Менә шушы «кайт» дигән сүз гаиләне юкка чыгара да инде. Никах вакытында әниләргә мөрәҗәгать итәм: «Ишектә кыңгырау шалтырый, ачсагыз – кызыгыз үзе генә басып тора. Өйгә кертерсезме?» – дип сорыйм. «Кызым, кертмим», – ди. Егет ягыннан да сорыйм. Хәзер егетләр дә кызлар кебек бит, авырлыктан качу ягын карый. «Алдың икән, гомер буе яшәгез», – дип, икенче әни дә күз яше белән җавап бирә. Балаларны да шулай тәрбияләргә кирәк! Үз өстенә җаваплылык алган икән – гомергә яшәргә булсын!
Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз