Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив

    "Әниләр һәм бәбиләр"не яңадан карап булачак

    Туфан Миңнуллин пьесасы буенча куелган спектакль "Камал мәктәбе" белем бирү проекты кысаларында видеоверсиядә күрсәтелә. Спектакль иртәгә - 8 февральдә була. Башлана - 18.00 сәгатьтә. 

    Реклама

    Пьесадагы вакыйга бала табу йортында бара. Әниләр, әлбәттә, холык-фигыльләре һәм яшәү тәҗрибәсе җәһәтеннән бер-берсеннән кискен аерылып тора. Менә шунда аларның берсе уз баласыннан баш тарта. Хастаханә аягүрә баса: кеше күргән эшмени?! Ана булудан баш тарту өчен тырнак очыдай сәбәп тә юк бит. Эгоизм, мин-минлек исәп-хисабы гына - бактың исә, бала тапкан әлеге хатынга унтугыз гына яшь.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Журналга язылыгыз
    • Язылу декадасы башланды!
    • "Серая зарплата и ее последствия"
    • татмедиа кибете. Журналлар
    • Хатлар йорты
    • Онлайн-кибет
    • Язылу
    • "Большая перемена"
    • Китап радиосы
    • Тәртип радиосы