Логотип Идель
Яңалыклар

"ӘНИЛӘР МАРАФОНЫ" БАШЛАНА

Якынлашып килүче Әниләр көне уңаеннан 1 нче ноябрьдән «Тәртип” радиосы “Әниләр марафоны” игълан итте.

Якынлашып килүче Әниләр көне уңаеннан 1 нче ноябрьдән «Тәртип” радиосы “Әниләр марафоны” игълан итте. 2019 елдан бирле уздырылучы марафонның максаты зур – Инстаграм социаль челтәрендә татар телле әниләр өчен аралашу мәйданы булдыру, тәҗрибә уртаклашу.

“Әниләр марафоны”ның авторы Динара Әхмәт-Миннекаева 21 көн дәвамында Инстаграм сәхифәсендә катнашучыларга 21 тема тәкъдим итәчәк. Алар арасында “Декрет ялы”, “Бишек җыры”, “Балаларга хат”, “Әтиләр һәм бәбиләр” кебек темалар булыр дип көтелә. Темаларга туры килгән постлар урнаштырган һәм марафонның бер көнен дә калдырмыйча катнашкан әниләрне истәлекле бүләкләр көтә, дип хәбәр итте “Тәртип” радиосы.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев