Логотип Идель
Яңалыклар

НӘҖИП ҖИҺАНОВ ӘСӘРЛӘРЕН ЯШЬЛӘР БАШКАРА

Казан дәүләт консерваториясе атаклы композитор Нәҗип Җиһановның 110 еллыгы уңаеннан зур концерт әзерли.

Казан дәүләт консерваториясе атаклы композитор Нәҗип Җиһановның 110 еллыгы уңаеннан зур концерт әзерли.

Мәгълүм булганча, Казан дәүләт консерваториясенә нигез салучы һәм беренче ректоры Нәҗип Гаяз улы Җиһанов татар музыкасында шактый мәгълүм шәхес. Нәҗип Җиһанов — 8 опера, 3 балет, 17 симфоник әсәр, күпсанлы камера, вокал өчен һәм инструменталь әсәрләр, сюита, җыр, романслар авторы. Аның иҗатында милли рух белән беррәттән, рус һәм Европа музыка сәнгате әсәрләренә хас төсмерләр дә яңгыраш таба.

СССРның халык артисты, Социалистик Хезмәт Герое, күпсанлы орден, медаль иясе, премияләр лауреаты композитор Нәҗип Гаяз улы Җиһанов 1911 елның 15 гыйнварында Казахстанның Җаек (Уральск) шәһәрендә туа. 5 яшеннән ятим кала, Җаектагы балалар йортында тәрбияләнә. 1928 елда Казанда яшәүче өлкән апасы янына килә. Моңа кадәр бернинди музыка белеме алмаган егет, үзлегеннән фортепианода уйнарга өйрәнеп, педагог Н.Шивалина җитәкчелегендә бер елда музыка мәктәбе программасын үзләштерә, Казан сәнгать техникумына укырга керә. Фортепиано буенча — М.Пятницкая классында, виолончель буенча Р.Поляков классында укый. Егетнең музыкага һәвәслеген композитор А.Ключарёв күреп ала. 1931 елда, аның киңәшен истә тотып, Нәҗип Мәскәүгә китә һәм Мәскәү консерваториясе каршындагы музыка техникумына укырга керә. Әлеге уку йортын 1935 елда тәмамлый. Талантлы егетне консерваториянең III курсына укырга кабул итәләр. Ул монда Г.Литинский җитәкчелегендәге композиция классында белем ала.

1937 елда ТАССР Дәүләт филармониясе ачылу тантанасында, татар музыкасы тарихында яңа жанр буларак, аның «Беренче симфония»се башкарыла.1938 елда консерваторияне тәмамлап, Н.Җиһанов яңадан Казанга кайта. 1939 елда Татар опера һәм балет театрын ачу тантанасында аның диплом эше — «Качкын» операсы башкарыла.

Яшь композитор Казанда М.Җәлил белән таныша. Шагыйрь аннан үзенең «Алтынчәч» поэмасына опера язуын сорый. 1941 елның июлендә, Бөек Ватан сугышы башланган көннәрдә, опера тамашачыга күрсәтелә. Беренче тапкыр куелуында ук халык мәхәббәтен яулаган бу әсәр соңрак Сталин премиясенә лаек була.

1943 елда Н.Җиһанов Татар опера һәм балет театрының сәнгать җитәкчесе итеп билгеләнә.
1944 елда ул ТАССР Министрлар Советына Казанда консерватория ачу турында тәкъдим белән мөрәҗәгать итә. СССР Халык Комиссарлары Советы карары нигезендә, 1945 елның 13 апрелендә РСФСР карамагындагы Казан дәүләт консерваториясе ачыла. 1945 елның июнендә Н.Җиһанов әлеге уку йортының директоры итеп билгеләнә. 1953 елда профессор дәрәҗәсенә ирешә. Композитор 40 елдан артык консерваториянең директоры (соңрак— ректоры) булып эшли.

Муса Җәлил истәлегенә багышлап, Н.Җиһанов шагыйрь Ә.Фәйзи белән бергә «Шагыйрь» операсын иҗат итә. 1947 елда бу әсәр беренче тапкыр Татар дәүләт опера һәм балет театрында зур уңыш белән уйнала. Мәгълүм сәбәпләргә бәйле рәвештә, операны тыялар. Җәлилнең исеме аклангач, 1953 елда композитор, «Шагыйрь» операсына нигезләнеп, «Җәлил» әсәрен яза. Бу опера өчен аңа 1958 елда ТАССРның Г.Тукай исемендәге премиясе бирелә.

1939 — 1977 елларда Н.Җиһанов ТАССР Композиторлар берлеген җитәкли. 1948 елда СССР Композиторлар берлегенең I съездына делегат буларак бара, анда берлекнең идарә әгъзасы итеп сайлана. 1957 елда, II съездда идарәнең секретаре итеп сайлап куела һәм бу җаваплы вазифаны 1988 елга кадәр башкара.
1957 елдан РСФСР Композиторлар берлегенең идарә секретаре итеп сайлана. Ул башкарган гаять җаваплы эшләрнең тагын берсе: композитор 1961 — 1988 елларда СССР Министрлар Советы каршындагы Ленин һәм Дәүләт премияләре Комитеты әгъзасы була.

Н.Җиһанов — татар профессиональ музыка сәнгатенә нигез салучыларның берсе. Татарстанда бүген гамәлдә булган музыка сәнгате учреждениеләре һәм оешмаларының барысы да диярлек (Казан дәүләт консерваториясе (академиясе), Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры, ТР Дәүләт симфоник оркестры, ТР Композиторлар берлеге, Казан махсус урта музыка мәктәбе (хәзер консерватория каршындагы лицей) Н.Җиһанов җитәкчелегендә һәм аның турыдан-туры катнашында ачыла.
Бөек композиторның 110 яшьлек юбилее уңаеннан тантаналы кичә 15 гыйнварь көнне С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залы сәхнәсендә узачак. Тамашачыларга Җиһановның иҗади тормышыннан архив видеокадрлары күрсәтеләчәк, сәламләү сүзе белән Казан консерваториясенең хәзерге ректоры Рубин Абдуллин чыгыш ясаячак.

Искә алу кичәдә шулай ук, Нәҗип Җиһановның танылган әсәрләре башкарылачак.

Концерт программасында симфоник оркестр һәм Казан консерваториясе хоры, урта махсус музыка мәктәбе һәм 4нче номерлы балалар музыка мәктәбе хор коллективлары, шулай ук вузны тәмамлаучылар һәм студентлар, җырчылар Айгөл Гардисламова, Сөмбел Кыямова, Диләрә Төхвәтуллина, Валентина Строганова, Илгиз Мөхетдинов, Илдар Рәхимов, Бао Веньцзе, Алексей Чайников һәм башкалар катнашачак. Дирижер - Евгений Афанасьев. Программаны Юлия Семенова һәм Идел Кыямов алып бара.

Тантаналы кичәнең язмасын оештыручылар Казан консерваториясенең рәсми сайтында һәм социаль челтәрләрендә күрсәтәчәк.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Нәҗип Җиһанов, Татар композиторлары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев