Логотип Идель
Яңалыклар

Әнкарада Гаяз Исхакыйның кызы, профессор Сәгадәт Чагатай искә алынды

Танылган язучы Гаяз Исхакыйның кызына багышланган очрашуны “Гаяз-Таһир-Төркистан- Идел-Урал” вакфы белән берлектә язучы, журналист Роза Корбан оештырды.

26 июньдә Төркия башкаласы Әнкарада профессор доктор Сәгадәт Чагатайның (1907-1989) тууына 115 ел тулу уңаеннан искә алу чарасы уздырылды. Танылган язучы Гаяз Исхакыйның кызына багышланган очрашуны “Гаяз-Таһир-Төркистан- Идел-Урал” вакфы белән берлектә язучы, журналист Роза Корбан оештырды. Вакыф җитәкчесе Түлай Дуран, тарихчы Өмәр Өзҗан, профессор, язучы, “Сөен Бикә” китабы авторы Хикмәт Доган, Анкара Һаҗи Бәйрәм Вәли университетыннан доцент доктор Мәшкүрә Елмаз, Түмән Сомунҗууглы,  Төрек дөньясы парлемент берлегеннән доктор Сөләйман Карахан, элекеге дәүләт хезмәткәре Айһан Көчекаслан, Әнкарада татар дин әһелләре мирасын өйрәнүче, җәмәгать эшлеклесе Илъяс Мифтахов һәм башкалар катнашты. 

Роза ханым  тарихчы, язучы, тюрколог, филология фәннәре докторы, профессор Сәгадәт Чагатайның  кыскача тәрҗемәи хәле, хезмәтләре белән таныштырды. Галимәнең бай мирасы аңлатканда, йөзләгән мәкаләләре, 6 китабы барлыгын ассызыклады. “Сәгадәт Чагатай әтисе, язучы Гаяз Исхакый, ире профессор Таһир Чагатай исемнәрен һәм алар туган Ватаннарының атын яшәтү өчен зур көч куя. Барысының исемнәрен берләштергән вакыф кора. Сәгадәт Чагатай фәнни әсәрләре, үрнәк гамәлләре, корган вакфы белән хәзер дә арабызда. Аны олылау, вакфын яшәтү һәркайсыбызның бурычыдыр”, - диде. Шулай ук очрашуда катнашучыларга галим Зәки Вәлиди-Тоганның кызы Исәнбикә Тоган, сәясәт эшлеклесе Садри Максудиның оныгы Гөнул Полтарның сәламнәрен җиткерде. 

Сәгадәт Чагатайның шәхсән үзен күргән, аның белән аралашкан Түләй ханым вакыф эшчәнлегенә кагылышлы чыгыш ясады. Вакыфның, Сәгадәт ханымның 8 ел дәвамында куйган зур тырышлыкларыннан соң, 1988 елда корылуын әйтте. Вакыф тарафыннан 300 дән артык кешегә гыйлем туплауда ярдәм итү йөзеннән стипендия бирелүен, бу эшнең хәзер дә дәвам иттерелүен әйтте. Шулай ук Гаяз Исхакый мирасының Казанга кайтарылуын искә алды. “Сәгадәт ханым шул кадәр мөтәвәзә, ягъни тыйнак инсан иде, хәтта вакыф исеменә үз атын кертмәде. Үзе дә, ире дә югары дәрәҗәле, атаклы профессорлар, бөтен гомерләрен фәнгә багышладылар”, - диде, Түләй ханым. 

Башка галимнәр Гаяз Исхакыйга, Сәгадәт Чагатайга кагылышлы хатирәләрен уртаклаштылар. Соңыннан катнашучыларга вакыф нәшер иткән “ Профессор Доктор Сәгадәт Чагатайның басылган барлык мәкаләләре җыентыгы” (2 том), “Яшь Төркистан”нан сайланган мәкаләләр” (2 том) китаплары таратылды.

Айзирәк Гәрәева-Акчура, Төркия

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев