Логотип Идель
Яңалыклар

Нәниләр концерт куя

Бүген Балаларның теләге чынга ашу көне уңаеннан “Балалар җыры марафоны” уздырыла.

Бүген Татарстанның нәни җырчы һәм артистлары үзләренең өлкән һәм танылган хезмәттәшләре булышлыгы белән зур онлайн-концертта катнашачак. Балачак хыялы чынга ашу көне уңаеннан уздырыла торган “Балалар җыры марафоны”н Татарстан Республикасының социаль челтәрдәге  рәсми төркемнәре күрсәтәчәк. Онлайн-тамаша 15:30да башлана.

Бер мәйданчыкта Салават Фәтхетдинов, «Волга-Волга» ВИА, Лэйна, Илнар Миранов белән бергә яшь артистлар — бөтенроссия конкурсларында җиңүчеләр чыгыш ясаячак.

Концертта катнашучылар арасында — «Голос. Дети» проектында катнашучы Сәидә Мөхәммәтҗанова, «Голос. Дети» катнашучысы Олеся Машейко, «Шаян ТВ» солистлары, «Балалар Евровидениесе»нең Россия этабы финалистлары — «Оччи» триосы, Беренче каналдагы «Лучшее всех» тапшыруында катнашкан #Кудрены дуэты, «Созвездие-Йолдызлык» фестивале җиңүчеләре Иван Шувалов, Абдулахад Алижанов һ.б.


Трансляцияне
Вконтакте: https://vk.com/video-85877975_456241121?list=66313e7ee6128a53c6
Одноклассники: https://ok.ru/live/2657029529270
YouTube https://www.youtube.com/watch?v=_-YMf9D0eOk

социаль челтәрләрендә карап булачак.

16:00дә чарада Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та кушылыр дип көтелә.
 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: онлайн-концерт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев