Логотип Идель
Яңалыклар

«НОВОСИБИРСК ТАТАРЛАРЫ»ННАН ЯҢА ЕЛ БҮЛӘГЕ

Шуны белеп торыгыз, җәмәгать: Русиядә татарлар тупланып яшәгән төбәкләрдә милли мәгълүмат чаралары күп түгел, булган кадәресенә игътибарны, редакцияләрнең иҗади хезмәтенә карата фикер-тәкъдимнәребезне дә жәлләмик, позитивыбызны юнәлтик!

Әгәр Яңа ел бүләге – pdf форматындагы газет булса, каникул буе рәхәтләнеп укыйсың!

Тормышыбыз онлайнга күчеп бара, Новосибирск шәһәреннән «Новосибирск татарлары» дигән газет белән редакция ай саен сөендереп тора. Чираттагы сан белән «Идел» укучылары да танышсын әле!

Әлеге мәгълүмат чарасы бик яшь –2019 елның октябрендә Новосибирск милли-мәдәни мохтарияте, өлкә татар мәдәни оешмасы җитәкчелеге һәм кечкенә генә редакция коллективы тырышлыгы белән туган, барлыгы унбиш сан чыккан.

 

Яңа сан Новоси­бирск өлкәсе татар хатын-кызларының I Форумыннан хисап белән башланып китә. Зур чараны үткәрү ТР Мәдәният министрлыгы, «Новоси­бирск өлкәсе Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте» иҗтимагый оешмасы, БТК Башкарма комитеты һәм «Федераль татар милли-мәдәни мохтарияте», «Новосибирск өлкә татар мәдәни оешмасы », ТР «Татаркино» МБМ оешмасы ярдәмендә белән мөмкин булды, дип укыйбыз. Хуп. Катнашучылар Новосибирск өлкәсенең татарлар яшәгән Бараба, Колыван, Куйбышев, Новосибирск, Уби, Чан, районнарыннан, Бердск һәм өлкәнең үзәк каласыннан җыелган. Форум өлкәдәге чат татарларының борынгы тарихи урыны – Колыван районы Йорт-Оры авылындагы музей комплексына экскурсиядән башланган. Татар хатын-кызлары әлеге җыенда чәкчәк-гөбәдия пешерү һәм калфак чигү турында гына сөйләшеп калмаган (гәрчә анысы да кирәк!), ә грантлар һәм субсидияләр җәлеп итү, әти-әни бурычын үтәгәндә этномәдәни фактор, аралашуда интернет технологияләре һәм социаль челтәрләр, видеоредакцияләү һәм монтаж кебек заманча остаханәләр караган, лекцияләр тыңлаган. Традицион концертка да әллә кайдан әллә кемнәрне чакырмаганнар: үзләре чыгыш ясаган, үзләре кул чапкан. Афәрин булдыклы татар ханымнарына!

«Новосибирск татарлары» шәһәрнең «Ихлас» мәчете эшчәнлегенең бер юнәлеше белән таныштыра. Гомумән, дини оешмалар хәзер социаль эшчәнлек белән күп шөгыльләнә, пандемия чорында - бигрәк тә. Имам Рафаэль хәзрәт Сөләйманов һәм аның хезмәттәшләре-фикердәшләре, шулай ук ихтыярыйлар, Новосибирскиның коронавирустан дәвалый торган иң зур хастаханәсенә һәм тагын алты филиалга көн саен 220-230 порция кайнар ризык әзерләп, төргәкләп, илтеп тапшыра икән. Гадәттә, сыер итеннән пылау пешерәләр. #спасибоврачам өлкә акциясендә татар хатын-кыз активистлары да, татар эшкуарлар ы да теләп катнаша. Медицина хезмәткәрләре бу игътибардан бик канәгать, дип яза газет.

Язмаларның тәэсир көче – халык белән һәрвакыт тыгыз элемтәдә булуда. Баш мөхәррир Виктория Купцова, кешеләр белән аралашканда, аларны борчыган проблемаларны төптән өйрәнә. Мәсәлән, Куйбышев районы Бергуль авылы мәдәният йортыннан берничә ел элек кочегарны кыскарткач, клубта кышын зәмһәрир салкыннары тора. Черек түбәдән ел әйләнәсе кар-яңгыр үтә. Югыйсә, клуб – авыл халкының яраткан урыны. Бинада кино залы бар, спектакльләр репетициясе, түгәрәкләр үтә: итек-бияләйләр киеп… «Новосибирск татарлары» татар авылы проблемасына битараф калмый. Мәдәният йорты хезмәткәрләре Гөлнара Саликова һәм Әлфия Абдулова белән очрашып, мәсьәләнең төрле ягын ачыклый. Төрле дәрәҗәдәге түрәләрне бимазалый. Уңай нәтиҗә күренгәнче, газет алар «өстеннән» төшмәскә, Бергульдәге хәлләр белән укучыны таныштырып барырга вәгъдә бирә. Айга бер тапкыр чыга торган җыйнак кына басма киң колачлы да, усал да була ала икән!

«Новосибирск татарлары» тәүге саныннан ук кәгазьдә дә, электрон форматларда да тарала, өлкә татар милли-мәдәни үзәгенең, милли мохтариятенең http://tatarseber.ru сайтына куела.

Шуны белеп торыгыз, җәмәгать: Русиядә татарлар тупланып яшәгән төбәкләрдә милли мәгълүмат чаралары күп түгел, булган кадәресенә игътибарны, редакцияләрнең иҗади хезмәтенә карата фикер-тәкъдимнәребезне дә жәлләмик, позитивыбызны юнәлтик!

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев