-
Татарстан радиосы Фатих Хөснинең «Йөзек кашы» әсәре буенча радиоспектакль чыгара 3 февральдә Татарстанның халык язучысы Фатих Хөснинең тууына 115 ел тула. Әдип «Йөзек кашы» әсәрен моннан 80 ел элек, 1942 елда иҗат итә.
-
Коронавирус турында уйла, кызамыкны истә тот! Белгечләр ОРВИ, грипп һәм коронавирустан кала, кызамык авыруына да игътибар юнәлтергә киңәш итә.
-
Казанда «Кубок Дружбы — Дуслык» кубогы өченче тапкыр узачак Турнир ел саен Россия һәм Татарстан халыкларын дуслаштырып, аралаштырып торган матур традиция. Чара күп милләтле республикабызның тормышында якты вакыйга.
-
РФ Хөкүмәте вузларга керү өчен документлар бирү механизмын гадиләштерде Вузларга керү өчен документлар бирү механизмы җиңеләйде: элек абитуриентлар «вузга керү онлайн» сервисында мәгълүматларны үзләре тутырса, моннан соң ул автомат рәвештә тапшырылачак.
-
Рус телендә онлайн-мәдрәсә эшли башлады Онлайн-мәдрәсәләр бигрәктә яшь буын арасында зур популярлык казана.
-
Илһам оялаган җир: "Сандугач" китапханәсендә Гөлшат Зәйнашеваны искә алдылар Ачык микрофон форматында оештырылган чара шагыйрә Гөлшат Зәйнашеваның якты истәлегенә багышланган иде.
-
Тинчурин театры Дастаннар елын “Идегәй” спектакле белән башлый Татар халкының 500 еллык тарихы булган дастанны театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов сәхнәләштерә. Режиссер “Идегәй”не сәхнәгә куярга алынуын әсәрнең милли, әдәби, тарихи актуальлеге белән аңлата.
-
Кариев театрында берьюлы өч премьера Якын арада Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 3 премьера тәкъдим итәчәк. Алар арасында нәни балалар өчен интерактив спектакльдән башлап, татарча куркыныч әкияткә кадәр булачак!
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
«Һөнәр» фестивале «Рөстәм маҗаралары» премьерасы белән башланды
Кариев театры «Һөнәр» XIV бөтенроссия яшь режиссура фестивален Тимур Кулов сәхнәләштергән «Рөстәм маҗаралары» премьерасы белән башлап җибәрде.
«Быелгы фестивальдә барыбызга да яшь режиссерларның эшләре белән шаккатып, алар куйган спектакльләрдән позитив җыеп сокланырга язсын! Без фестивальне башлыйбыз! Хәерле сәгатьтә!» - дип фестивальгә фатиха бирде театрның баш режиссёры Ренат Әюпов.
«Бу фестиваль безгә яшьләр иҗатына мәйдан, яңа сулыш бирә торган чара булуы белән кадерле. Безнең белән биредә фестивальнең экспертлары да, мәдәни күзәтүчеләр дә», диде үз чыгышында театр директоры Луиза Янсуар.
«Быел фестивальгә студентларны чакырып яңа сулыш өрергә булдык. Алар – язмышларын театр белән бәйлисе яшьләр дә фикер алышуларда катнашырлар», - диде ул.
Татарстан мәдәният министрлыгы исеменнән фестивальдә катнашучыларны һәм тамашачыны министр урынбасары Дамир Натфуллин сәламләде.
«Республиканың мәдәни картасында «Һөнәр» фестивале әһәмиятле урын алып тора. Ул дүртенче ел инде Кариев театрында уңышлы үтә. Ул Татарстанның театраль мәйданнарын биләп кенә калмый, Россия киңлекләрендә дә таныла бара», - диде Дамир Натфуллин.
Ул фестивальдә Татарстан театрларыннан тыш, Санкт-Петербург, Владимир һәм Чиләбе театрлары катнашуын әйтте. Министр урынбасары фестивальнең «Ислам һәм илһам» программасын билгеләп үтте.
«Һөнәр» XIV бөтенроссия яшь режиссура фестивале 5 – 11 декабрь көннәрендә үтә.
Ачылу тантанасыннан соң тамашачыга Гадел һәм Рөстәм Кутуйларның «Рөстәм маҗаралары» премьерасы тәкъдим ителде. Фестивальнең кичке программасында Камал театрында Айдар Җаббаров куйган «Көл» спектакле һәм «Особняк Демидова» театраль резиденциясендә куелган «За синей границей» спектакле иде.
Чыганак: Татар-информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз