Нәрсә ул гошер көне. Ул кайчан була һәм ул көнне нәрсә эшләргә кирәк? (Дини сорау)
Мөселманнардан җиләк-җимеш һәм яшелчәләр, шулай ук кышка әзерләнгән кайнатмалар кабул ителә. Соңыннан җыелган сәдакалар оешкан төстә мохтаҗларга тапшырылачак.
Гошер – сәдаканың махсус төре, мөселман кешесе җыеп алган уңышының уннан берен мохтаҗларга бирә. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан республикада Гошер көне игълан ителде. Ул 28 сентябрьдә булачак. Кампания кысаларында бакча уңышының бер өлешен мохтаҗлар файдасына районнарындагы һәм шәһәрләрдәге үзәк мәчетләргә тапшырырга мөмкин. Бу хакта Татарстан мөфтиятенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мөселманнардан җиләк-җимеш һәм яшелчәләр, шулай ук кышка әзерләнгән кайнатмалар кабул ителә. Соңыннан җыелган сәдакалар оешкан төстә мохтаҗларга тапшырылачак.
Фото: pixabay.com
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев