-
Дәүләт Думасында гаилә институтын ныгытырга алынганнар Гаилә хәлләренә сәбәпсез тыкшынмаячаклар. Дәүләт Думасына шул хакта закон проект кертелде. Документта Гаилә кодексына караган 20 һәм башка норматив актларга кагылышлы 25 төзәтмә бар.
-
Рөстәм Хуҗинның «Туган як көйләре» күргәзмәсе ачылды Автор баталь һәм тарихи жанрлардагы рәсемнәре белән билгеле.
-
8 яшьтән 17 яшькә кадәрге бала өчен пособиеләргә 70 млрд сум чамасы юнәлтелгән 21 июньгә аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар өчен пособиеләр 3,5 миллион балага билгеләнгән, дип хәбәр итте премьер-министр Михаил Мишустин.
-
Татарстанда яшь укытучыларга бирелә торган грантны кире кайтармакчылар Яшь укытучыларга беренче өч ел эшләү дәверендә аена 10 мең сумга кадәр өстәмә грантны республикада 2011 елдан биргәннәр.
-
КФУның «Татар теле, әдәбияты һәм рус теле» дигән яңа программасына 25 бюджет урыны бирелгән 20 июньдә югары уку йортларына беренче курска укырга керү өчен документлар кабул итү кампаниясе башланып китте.
-
"Яңа дулкын" ютуб-каналында Илдар Кыямов башкаруында "Янбикә" җыры "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа җыр урнаштырылды. "Янбикә" җырын телевидение алып баручысы, нәфис сүз остасы Илдар Кыямов башкара.
-
Ренат Әюпов "Йосыф" кыйссасы турында: "Бер-береңне ишетү өчен бераз тынлык кирәк" Кариев театры сәхнәсендә “Йосыф” кыйссасы тәкъдим ителәчәк. Шул рәвешле Яшь тамашачылар театры татар халкының яраткан китабына яңача караш ташларга чакыра.
-
«UenFest» җиңүчеләре “СОЧИ ПАРК”ка юллама отты! Бүген Казан Кирмәне балаларның тавышыннан гөрләп торды. Биредә алар өчен төрле уеннар, чаралар оештырылды.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
"Нәүрүз" фестивалендә нәрсә карарга?
2 июнь Казанда төрки халыкларның XIV "Нәүрүз" халыкара театр фестивале страт алды. Камал театры каршындагы мәйданда тантаналы чара узды. Мәҗит Гафури исемендәге башкорт драма театры Гүзәл Яхина әсәре нигезендә куелган "Зөләйха күзләрен ача" спектаклен күрсәтте. Ачылыштан туры эфир язмасын интернеттан карарга була.
Фестиваль кунаклары өчен бик кызыклы программа әзерләгән. 1-8 яюнь көннәрендә Казанда фестиваль кысаларында төрки дөньяның иң кызыклы спектакльләре күрсәтеләчәк. Бөтен дөньядан 29 театр, Төркия, Казахстан, Кыргызстан, Әзербайджан, Үзбекистан, Таджикистан һәм Россиянең милли Республикаларыннан килгән театрларны татар сәхнәсендә карап булачак!
3.Июнь:
12.00. "Кәҗүл читек". Г.Кариев исемендәге яшьләр театры.
19.00. "Чадаган" - В. Кок-Оола исемендәге Тыва милли Республикасы спектакле.
4.Июнь:
15.00. "Үткәннән килгән ханым" - УФА Башкорт "НУР" театры.
18.00. "Өстаган" (М.Кәрим әсәре буенча)- Стәрлетамак театраль-концерт берләшмәсе.
5. Июнь:
15.00. "Глумов" - Салават дәүләт башкирскорт театры.
19.00. "Иман" Узбәк милли театр.
6. Июнь.
19.00. "Тормышмы бу?" - Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры
7. Июнь
12.00. "Көлмә, көлке түгел" А. П. Салаватов исемендәге Дагестан театры.
19.00. Мольер / Театр Nottara (Румыния)
8. Июнь
18.00. "Җәйнең бер көнендә"- Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры
20.00. "Түләк" Операсы - Н. Г. Җиһанов исемендәге Казан Дәүләт Консерваториясе Опера студиясе
Тулы афиша белә таныш:
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз