Логотип Идель
Яңалыклар

"НӘҮРҮЗ" халыкара форумына старт бирелде. Гариза тутырырга ашык!

VI "Нәүрүз" Халыкара театраль-белем бирү фестиваль-форумы Казан Дәүләт Мәдәният институты белән берлектә үткәрелә. Лабораториядән соң барлык катнашучыларга да дәүләт үрнәгендәге квалификация үсеше таныклыгы тапшырыла.

VI "Нәүрүз" Халыкара театраль-белем бирү фестиваль-форумы Казан Дәүләт Мәдәният институты белән берлектә үткәрелә. Лабораториядән соң барлык катнашучыларга да дәүләт үрнәгендәге квалификация үсеше таныклыгы тапшырыла.  

Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итте. 2020 елның 8 -14 июнендә Казанда VI "Нәүрүз" Халыкара театраль-белем бирү форумы үтәчәк.  Форумга гаризаларны 1 апрельгә кадәр «Проектлар-Нәүрүз-Форум 2020» сайтында теләсә-кайсы театр коллективы, шулай ук,  театр өлкәсендә эшләүчеләр, кыскасы, артистлар, режиссерлар, сценографлар, рәссамнар, хореографлар, менеджерлар, әдәби бүләк мөдирләре, журналистлар, театр тәнкыйтьчеларе һәм башкалар бирә ала.

2020 елдан башлап, белем бирү программаларында катнашу түләүле. Форумда катнашу гаризасын тутырганнан соң, театр сайты kamalteatr.ru/projects аша түләргә кирәк булачак. Жыелган акчалар форумда катнашкан театр белгечләренең квалификация үсеше өчен тотылачак.

Хәбәрдә язылганча, форум кысаларында семинарлар, мастер-класслар, Русия һәм чит илдән килгән әйдәп баручы белгечләрдән лекцияләр көтелә. Алар 6 юнәлештә булачак:
1.    Актерлык осталыгы һәм онлайн белем. 
2.    Режиссура теориясе һәм практикасы, сценография. 
3.    Менеджмент, PR-технологияләр һәм театр сәнгате өлкәсендә кануннар.  
4.  Актерлык сәнгате һәм курчак театры режиссурасы.  
5.    Театраль тәнкыйть һәм театрның әдәби бүлек эшчәнлеге. 
6.    Рассам-технологлар һәм спектакль кую бүлеге. 

Форумны оештыру мәсьәләләре буенча элемтә өчен Камал театры сайтына керергә кирәк. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Нәүрүз Камал театры, Нәүрүз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев