-
ВИДЕО: Журналистлар Мөршидә белән Илдар Кыямовларның теле “чишелгән” Татар журналистикасы турында чын дөресе! Журналистлар Мөршидә белән Илдар Кыямовларның теле “чишелгән”.
-
Блогер Рөстәм Нәбиев уңайсыз хәлдә калган Аны Америкада очар алдыннан кәрәзле телефоннан хатыны белән сөйләшкән өчен самолеттан төшереп калдырганнар.
-
ПОПУЛЯР БЛОГЕР ИЛҮЗӘДӘН КИШ-МИШ САЛАТЫ. Рецепт. Популяр блогер Илүзә Ильдарскаядан тәмле салат рецепты!
-
ТАТАРСТАН ТЕРРИТОРИЯСЕНДӘ ҺАВА ШАРТЛАРЫНЫҢ БОЗЫЛУЫ КӨТЕЛӘ Татарстанда аномаль салкыннар көтелә.
-
РИЗАТ РАМАЗАНОВНЫ ЗИНИРА ТЕЛЕФОНДА УТЫРГАН ӨЧЕН СҮГӘ Реклама элеп, бер тапкыр бушка суши ашаган булды. Башка андый нәрсә белән кызыксынмадым. «Инстаграм»да акча эшләмим».
-
ЛАНДЫШ НИГЪМӘТҖАНОВАДАН КОЙМАК РЕЦЕПТЫ Ялларда нишлиләр? Тәмле итеп ашыйлар! - дигән җырчы инстаграм битендә.
-
Яратабыз сине, ӘЛФИЯ АВЗАЛОВА! Бүген, 15 гыйнварда моң легендасы - Әлфия Авзалованың туган. "Идел"нең архивында шундый җылы язма саклана. Авторы - Алмаз Хәмзин.
-
ЗӨЛӘЙХА КАМАЛОВАНЫҢ “АТЛАР КЕШНИ" ШИГЫРЕН "ИДЕЛ" ЖУРНАЛЫ НИ СӘБӘПЛЕ БАСТЫРМАДЫ? Зөләйха Камалованың “Атлар кешни” шигырен “Идел” журналы бастырмады.
"НӘҮРҮЗ" ОНЛАЙН-ФОРУМЫ гаризалар кабул итә
2020 елның 8-17 июнендә Казанда VI "Нәүрүз" Халыкара театраль-белем бирү фестиваль-форумы үтә. Пандемия белән бәйле чикләүләргә дә карамастан, Форум онлайн-форматта үтәчәк. Онлайн-форумда катнашу өчен гариза җибәрергә һәм 2020 елның 5 июненә кадәр сайтта http://b2b.kamalteatr.ru/ теркәлү узарга кирәк.
Форум турында
Форум, билгеле булганча, онлайн-конференцияләр режимында үтә һәм катнашучылар өчен театр педагогикасы, актерлык осталыгы, курчак театрында режиссерлык һәм актерлык сәнгате, менеджмент, PR-технологияләр, сценография, театраль тәнкыйть, театраның әдәби һәм иҗади-кую бүлегенең эшчәнлеге буенча лекцияләр, семинарлар, лабораторияләр үтәчәк.
Фестиваль-форумның педагоглары - Германия, Колумбия, Польша һәм Русиядән әйдәп баручы белгечләр, театр сәнгате һәм менеджмент өлкәсендәге күренекле шәхесләр.
8 юнәлеш:
1. Театр педагогикасы. Артистның үзлегеннән роле өстендә эшләве
2. Актерлык сәнгате
3. Режиссерлык сәнгате
4. Сценография
5. Менеджмент, PR-технологияләр һәм театр сәнгате өлкәсендәге закончалыклар
6. Курчак театры
7. Театраль тәнкыйть һәм театрның әдәби бүлеге эшчәнлеге
8. Театрның иҗади-кую бүлеге эшчәнлеге
Тулырак мәгълүмат: https://kamalteatr.ru
Форумны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге җитәкчелегендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры оештыра.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз