Логотип Идель
Яңалыклар

Нәүрүзне кайда һәм кайчан каршылыячаклар?

Казанда Нәүрүз бәйрәмен кайда бәйрәм итәчәкләр?

23 март көнне Казанда республикакүләм Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үтәчәкләр.

Иң оста пешекчеләр пылау һәм шашлыкны төрле халыклар рецепты белән пешерү буенча мастер-класс оештырачак. Татарлар, әзербайҗаннар, әфганнар, казахлар, кыргызлар, башкортлар, таджиклар, үзбәкләр, төрекмәннәр, төрекләр һәм Татарстан халыклары яшьләр Ассамблеясе вәкилләре милли аш-су белән сыйлыйячак, иҗади чыгышларын күрсәтәчәк.

  Балалар һәм олылар өчен тематик мәйданчыклар эшләячәк:   Төп сәхнәдә Татарстан халыклары Ассамблеясенең милли берләшмәләр коллективлары һәм артистлары, татар эстрадасы башкаручылары катнашында концерт программасы барачак; Теләге булган һәркем «Ачык микрофон» дип аталган махсус мәйданчыкта үз осталыгын һәм талантын күрсәтә алачак;   Шулай ук һәркем традицион милли уеннарда катнаша алачак. Катшанучылар һәм җиңүчеләргә милли тәм-том һәм бүләкләр өләшенәчәк; Ипподром бинасының беренче катында этно-маркет эшләячәк.  

Бәйрәм 23 март, шимбә көнне 10:00 сәгатьтә башланачак, рәсми ачылыш — 12дә.  

Адресы:ул. Патрис Лумумба урамы 47А

Бәйрәм Казан шәһәре Башкарма комитеты һәм ТР Мәдәният министрлыгы булышлыгы белән Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты тарафыннан оештырыла. 

"Идел" журналы сайтында Нәүрүз белән бәйле конкурс уза. 

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Нәүрүз Навруз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев