-
18 нче майда Казан Кремле музейларына бушлай кереп булачак 18 нче майда Казан халкы һәм кунаклары ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеена, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның Заманча сәнгать галереясына һәм «Хәзинә» милли сәнгать галереясына бушлай керә алалар.
-
СТУДЕНТЛАР – СТУДЕНТЛАРГА Бу проектлар студентлар тарафыннан студентлар өчен эшләнелә. Нәкъ менә шундый синтез вакытында гына тыгыз элемтәләр корыла, очкын һәм чараларда үзенә күрә бер романтика барлыкка килә.
-
"Көй-мелодия" тапшыруында - кечкенә гармун "Идел-онлайн" ютуб каналында "Көй-мелодия" тапшыруының яңа чыгарылышы. Бу юлы музыкант Илнур Ганиев кечкенә гармун турында сөйли.
-
"Ярдәм" фонды мохтаҗларны тукландыруны дәвам итә "Ярдәм-помощь" гомуммилли хәйрия фонды аз керемле һәм мохтаҗларны тукландыруны дәвам итә.
-
Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез" "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа видео чыкты. Яшь җырчы Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез"! Легендар җырга - яңа сулыш
-
Бөек Җиңүнең 77 еллыгына Шушы авыл татарлары – безне исән калдыручы, ашатучы, сыендыручы булды. Нәселебезне саклап калдылар.
-
Туры сүзле Илялов Рәмзи Илялов турындагы язмада «фәлән герой шикелле батырлык кылган» дигән штамп кулланмаячакбыз – һәр сугышчының биографиясе, хәрби юлы – кабатланмас, үзенчәлекле. Гомумән, татарлар сугышта бүтәннәр артыннан гына ияреп йөрмәгән.
-
Үзебез сайлыйбыз! Татарстанда 2023 елда төзекләндерелә торган паркларны сайлау өчен тавыш бирү башланды. 14 яшьтән өлкәнрәк һәр битараф булмаган кеше 30 майга кадәр үз фикерен белдерә ала.
-
Синең тавышың Татарстанны тагын да яхшырак итәргә ярдәм итәчәк!
Нурбәк Батулла биергә өйрәтәчәк
"Алтын битлек" премиясе иясе Нурбәк Батулла Казанда осталык дәресе бирәчәк. Әлеге чара «Ирек мәйданы» заманча хореография фестивале кысаларында узачак. Фестиваль 12-16 декабрь көннәрендә үтәчәк.
Фестиваль бишенче тапкыр үткәрелә. Ул заманча хореография өлкәсендә дөньякүләм танылган хореографларны берләштерә, дип вәгъдә итә оештыручылар. Фестивальнең төп идеясе — заманча һәм эксперименталь бию юнәлешендә эшләгән яшь хореограф һәм коллективларга иҗат потенциалын тормышка ашырырга мөмкинлек тудыру.
Фестиваль 12 декабрьдә «Алтын битлек» театр премиясе лауреаты Нурбәк Батулланың осталык дәресе белән башланып китә. Дәрес Кариев театрында үтәчәк. «Пластик импровизация» авторлык мастер-классында катнашу өчен яшь чикләре 16+ дип белгеләнгән.
Программада хореограф, режиссер Александр Андрияшкиннан мастер-класс, сәнгать белгече Екатерина Васенинаның лекциясе. Фестиваль 16 декабрьдә заманча хореография кичәсе белән тәмамлана.
Фестиваль кысаларында Мария һәм Марсель Нуриевларның, Нурбәк Батулла һәм Антон Полодюкның, Илдар Алекбаевның һәм башкаларның иҗаты тәкъдим ителәчәк. Махсус кунаклар — «Солянка» бию проекты (Киров), Чиләбе заманча бию театры, Евгения Турушкина (Екатеринбург).
Дәрескә килү өчен регистрация узарга кирә.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз