Логотип Идель
Яңалыклар

Нурбәк Батулла: “Милләт! Милләт, милләт, милләт...”

“Татар-информ” агентлыгында “Татар сәнгатендә миллилек күркәткечләре һәм рөхсәт чикләре” дигән темага багышланган түгәрәк өстәл узды. 

“Татар-информ” агентлыгында “Татар сәнгатендә миллилек күркәткечләре һәм рөхсәт чикләре” дигән темага багышланган түгәрәк өстәл узды. 

Очрашу миллилек чикләрен ничек билгеләргә дигән сораудан башланып китте. Иң беренчеләрдән булып сүзне Илдар Хәйруллин алды. “Усал сүздән башлыйм, – диде ул. – Кеше аңламаса, татарга хас түгел, милли түгел дия башлыйлар. Оныгым татар гимназиясендә икенче сыйныфта укый. “Әкият” курчак театрына барып Тукай әкиятләрен рус телендә карап кайткан. Монда миллилек кайда?” Менә шулай башланган әңгәмәдә сәнгатьтә чикләргә куярга кирәкме, кирәк икән, ул нинди булырга тиеш кебек сораулар күтәрелде. Илдар Хәйруллин әйтүенчә, чик закон ягыннан гына була ала, әйтик, порнография, милләтләр арасында ызгыш тудыру ихтималы булган күренешләр күрсәтергә ярамый, моның өчен җавапка тартачаклар. Калганы мөмкин – рәхим ит. “Сәнгать ул – ирекле иҗат зонасы”, – дип белдерде Татарстанның халык артисты. Хәтта татар сәхнәсендә шәрә тән йөрү дә, башкасын уйнау да мөмкин хәл. Иң мөһиме – сәнгать үрнәге итеп күрсәтелсен. Анысы инде талантка бәйле. Артист әйтмешли, сәнгатьтә бер генә критерий – талант дәрәҗәсе.

Илдар Хәйруллин: “Итальян скульпторы Микеланджелоның ялангач кеше сыннарын карыйбыз бит. Бу татарга хас түгел дип күзне капламыйбыз. Сәнгатьне аңлар өчен тишек чабата белән йөрергә ярамый. Баланы да моңа кечкенәдән тәрбияләргә кирәк. “Курчак туе” спектаклендә Нәфисә Хәйруллинаның ялангач күкрәкләрен күргәч биш кеше “ах” итте, калганнар тыныч кына карады”, – диде. 

Нурбәк Батулла да чикләр куеп, миллилек турында сөйләп, яшьләрне иҗатта чикләмәскә кирәк дип саный һәм татар сәнгатендә миллилек, чикләр кую кирәкме дигән темаларга сөйләшеп утыруны, бөтенләй, бушка вакыт уздыру ди. “Миллилекме, әллә театрмы? Без монда кырык минутлап сөйләбез вакытны бушка уздырабыз. Мин репетиция ясарга, тренировкада булырга, медитация белән шөгыльләнергә, китап укырга тиеш идем. Яшьләрне юкка тыясыз. Әйе, ул Русиягә хас әйбер. Чит илдә андый проблема юк. Әйтик, бездә фәхишәлек тыелса, кайбер илләрдә әлеге һөнәр белән акча эшлиләр. Әйдәгез, утырып чәй эчик, Амстердамга барып марихуана тартыйк”, – дип канәгатьсезлек белдерде биюче егет. Соңрак, шушы чарадан алган тәэсирләре белән уртаклашып булса кирәк, әллә шатлыгыннан, әллә чарасызлыгыннан, әллә башка сәбәпле, Нурбәк инстаграмындагы аккаунтында кызыклы гына пост та урнаштырды. 

Аны Миләүшә ханым Хәбетдинованың яшьләр проектларын тәнкыйть утына тотуы да бераз кыздырды булса кирәк. Белүебезчә, мөгалимә ханымның бүгенге театр сәнгатенә карашы ачы тәнкыйди. Татар теленнән халыкара олимпиада җыелган, үзләре яшәгән төбәктә иң-иңнәрдән саналган укучылар Муса Җәлил, Шиһабетдин Мәрҗани кебек шәхесләребезне белмәгән заманда, театрларны шушы проблемага йөз белән борылмыйча, дәүләт акчасына лабораторияләр уздырып, халык аңламаган тамаша корып ятулары белән килешми ул, бүген яшьләр күңеленә үтеп керерлек бердәнбер корал булган театрда сәнгать, әдәп-әхлак калмауга борчыла. Үрнәк итеп башкортлар тарафыннан Т.Миңнуллинның “Әниләр һәм бәбиләр” әсәре буенча яңача итеп куелган “Женская сюита” спектаклен китерде. “Анда оргазмнан алып бала тууга кадәр процессны бию аша күрсәттеләр. Спектакльгә яңа милли сулыш керткәннәр” дип бәя бирде, ә бездәге миллилекнең конфет кәгазе хәлендә булуын, химик формуласын берәүнең дә белмәвен әйтте. 

Әлеге түгәрәк өстәлнең кызыл җеп булырдай төп проблемасы бик үк аңлашылып бетмәсә дә, бүгенге театр сәнгатендә кайнаган кешеләрнең фикерләрен ишетү шактый кызыклы иде. Андый фикерләр шактый яңгырады. Аларның нәтиҗәсе, йогынтысы да булыр дип ышанасы килә.

Зәңгәркүз

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: театр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев