-
КАЙГЫЛЫ ХӘБӘР: ЖУРНАЛИСТ ГӘБДЕРӘХИМ ВАФАТ Урыны Оҗмахта булсын!
-
26 апрельдә Казанда Шигырь бәйрәме үткәреләчәк Тукай премиясе лауреатлары да Казанда игълан ителәчәк.
-
Сәләтләрне ачучы “Сәләт” конкурсы 16 апрель көнне Сәләт йортында Флүс Латыйфи исемендәге "Сәләткә нур булган йолдызлар" ачык әдәби конкурс булып узды. Бинага барлык иҗат сөюче һәм, әлбәттә, иҗат итүче яшьләр җыелды.
-
"TAMGA": Яшүсмернең омтылышлары һәм проблемалары турында уйланулар Шулай ук, режиссерлар татар сәхнәсе өчен көтелмәгән, четерекле темаларны кузгатачак: балалар белән өлкәннәр арасындагы упкын, уйдырма дөньяга китеп яшәү, мәктәп һәм анда үз урыныңны табу юллары.
-
Каен суын белеп эчегез! Аннары, белгеч каен суын алынган вакытында ук эчәргә кирәк, аны сакларга ярамый, ди.
-
Котырган бүре ташлангач, ир-ат югалып калмый... Вакыйга 9 апрельдә кичке якта шәһәр читендә була. Ир-ат хатыны белән бергә урамда йөрергә чыга...
-
Фатирында ялгыз үлгән ирне тапканнар. Ун елдан соң... Алтмыш яшьлек ялгыз ир турындагы яңалык җәмгыятьне тетрәндергән...
-
«БУ ЮЛЫ ЭНДӘШМИЧӘ КАЛА АЛМЫЙМ»: Ринат Рахматуллин белән Марат Яруллин җыр бүлешә? Сүз "Чакыр гына мине" җыры турында бара.
Нурихан Фәттах романнарын аудиокитап форматында интернеттан бушлай тыңлап була
Татар әдәбияте үзәге татар китапларын аудиоформатка күчерүне дәвам итә. Күптән түгел генә tatkniga.ru сайтына тагын ике аудиокитап өстәлде. Болар – татар классигы Нурихан Фәттахның “Итил суы ака торур” һәм “Сызгыра торган уклар” әсәрләре. Дөрес, әлегә “Сызгыра торган уклар”ны тулысынча тыңлап булмаячак¸ чөнки хәзергә аудиофотматка аның ике бүлеге генә күчерелгән.
Язучының "Итил суы ака торур" романын Камал театры актеры Алмаз Гәрәев укый. Ә “Сызгыра торган уклар”ны – Илнур Закиров.
Мондый форматлы китапларны яшьләр дә бик яратып тыңлар һәм ошатыр дип уйлыйбыз. tatkniga.ru сайтында башка бик күп язучыларның китапларын да тыңларга мөмкин. Тыңларга гына түгел, үзегезгә күчереп алырга һәм интернетсыз да тыңлап йөрергә була.
Рәсем авторы: Руслан Ибраһимов
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз