Логотип Идель
Яңалыклар

Әнвәр Нургалиев, Гүзәл Уразова, Салават һәм Валерия катнашында БУШЛАЙ КОНЦЕРТ

Программа буенча, 16.10 сәгатьтә Әнвәр Нургалиев, 16.45 сәгатьтә Гүзәл Уразованың, 18.00 сәгатьтә - DABRO төркеме, 18.30 сәгатьтә Клава Кока, 19.10 сәгатьтә Нюша,19.50 сәгатьтә Салават чыгышы планлаштырылган.

Иртәгә, 13 сентябрьдә, «Ак Барс Арена» стадионы янында эстрада йолдызлары катнашында концерт һәм күңелле интерактив программа узачак.

11-13-нче сентябрь көннәрендә тавыш биргән һәр кешегә «Я проголосовал!/Мин тавыш бирдем!» дигән махсус беләзек рәвешендә чакыру билеты тапшырыла, аның белән «Ак Барс Арена» стадионы янындагы якшәмбе интерактив программасына керергә мөмкин булачак.

Чыгыш ясаучылар: татар эстрадасы һәм Казан шәһәр филармониясе артистлары Резеда Шәрәфиева, Рөстәм Закиров, Сиринә Зәйнетдинова, Фердинанд Фәтхи, Эльвира Хәйруллина, шулай ук TATAR_in лейблы артистлары һәм башкалар.

Әдәби баттл кысаларында яшь әдәбиятчылар үз көчләрен сынаячак. «Әдәби ишегалды» хедлайнеры Россия актрисасы, РФ атказанган артисткасы Ольга Кабо булачак.

Моннан тыш, бәйрәм кунаклары өчен футбол, хоккей, баскетбол һәм гольф кебек спорт төрләре буенча мәйданчыклар әзерләнәчәк. Теләге булган һәркем «ГТО» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының тест сынауларын уза алачак һәм «Яшел фитнес» проектының активлыгында катнаша алачак.

Программа буенча, 16.10 сәгатьтә Әнвәр Нургалиев, 16.45 сәгатьтә Гүзәл Уразованың, 18.00 сәгатьтә - DABRO төркеме, 18.30 сәгатьтә Клава Кока, 19.10 сәгатьтә Нюша,19.50 сәгатьтә Салават чыгышы планлаштырылган.

20.00 сәгатьтә сәхнәгә Валерия чыгачак, 21.00 сәгатьтә «Турецкий хоры» чыгыш ясаячак.

Бәйрәм салют белән тәмамланачак.

чыганак

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев