-
Казан аграр университетының студентлар халык театры җитәкчесе Роберт Галиев вафат Роберт Галиев кисәк, йөрәге тотып вафат булды...
-
ТИЗДӘН КОЙМАК БӘЙРӘМЕ БАШЛАНА Урамда суык борынны тешләсә дә, тиздән кыш озату бәйрәмнәре башлана.
-
«ТУФАН САМАВЫРЫ»НЫҢ ЧИРАТТАГЫ ЧЫГАРЫЛЫШЫНДА БУЛАТ ИБРАҺИМОВ БЕЛӘН СӨЙЛӘШӘЧӘКБЕЗ Туры эфир безнең инстаграм биттә алып барылачак.
-
Казанда карны социаль челтәр аша чистарталар? Шәһәр халкыннан 50 гариза килгән.
-
58 яшьлек ир-ат сөяркәсенә ут төрткән... Красноярск өлкәсендә 58 яшьлек ир-ат сөяркәсенә спирт сипкән һәм шырпы яндырып, ут төрткән.
-
Айваз Садыров кызына нинди исем кушкан? Кызына нинди исем кушканнарын да белдек!
-
ТАГЫН ЯЛ ИТӘЧӘКБЕЗ! Ял итеп армаган идегезме әле? Безне тагын ял көннәре көтә.
-
Балык бистәсендәге һәлакәт: "Фәридә апай да, Рафик җизни дә дөнья бәһасе кешеләр иде. Урыннары җәннәттә булсын...." Татарстанда тагын бер зур фаҗига.
Зөлфия Камалованың җырына интерактив клип төшергәннәр
Зөлфия Камалова Йолдыз Миңнуллина шигыренә язылган “Алты көн ярату” исемле яңа альбомыннан алынган “Бишенче” җырына интерактив клип тәкъдим итте. Клипның азагын тамашачы сайлый ала.
Бу ерак булмаган киләчәктә бер айти-компания хезмәткәрләре булган кызы һәм егете турындагы тарих. Кыз егеткә гашыйк, ә ул аларны дуслык кына бәйли, дип ышана. Ләкин хисләре зуррак нәрсәгә әверелә аламы? Нәкъ менә моны хисләрне коррекцияләү лабораториясендә эшләгән коллегасы белән сөйләшкән кыз ачыкларга ниятли. Чын теләкләрне ачыкларга бер-берсенә көйләү сеансы ярдәм итә. Дулкыннарны визуализацияләү реаль электроэнцефалография ритмнары нигезендә гамәлгә ашырылган. Тамашачыга сайлау тәкъдим ителә: сюжет алга таба нинди юл белән барачак - сездән тора!
Клипка сылтама: https://www.youtube.com/watch?v=Xu65inul45Y&feature=youtu.be
Зөлфия Камалованың әлеге җырын тере тавышка 23 декабрьдә Камал театры сәхнәсеннән тыңлап булачак.
Клипны куючы оператор Юрий Данилов Казанда туган, аннары Мәскәүгә күчеп килгән. Аның эшләре арасында - Егор Крид, Алексей Воробьев һәм Black Star лейблы резидентлары өчен клиплар бар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз