Логотип Идель
Яңалыклар

Өч аршын җир - бәхет өчен азмы?

Аяз Гыйләҗевның «Өч аршын җир» әсәрен кем генә укымаган да, кемнәр генә хәтерләми икән? Бигрәк тә шул чордагы вәзгыять белән күзгә-күз очрашкан кешеләр ул хакта бик озак сөйли алыр иде. Ләкин сүзем К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында куелган премьера турында.

Аяз Гыйләҗевның «Өч аршын җир» әсәрен кем генә укымаган да, кемнәр генә хәтерләми икән? Бигрәк тә шул чордагы вәзгыять белән күзгә-күз очрашкан кешеләр ул хакта бик озак сөйли алыр иде. Ләкин сүзем К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында куелган премьера турында.

 
Поезд тавышы ишетелү белән, «Әһә, мәктәптә укыган әсәр бит бу!» - дип тагын да игътибар белән күзәтә башлыйсың. Аннары вагонда пышылдашкан тавышларны ишетеп һәм төп геройларны күреп алгач, әсәрнең эчтәлеген күзалдыннан уздырасың. Әнә вагонда ят тавышлар ишетелә. Алар Мирвәли белән Шәмсегаян турында сүз куерталар. Шул арада сәхнәдә бәхетле яшь пар пәйда була. Мәхәббәтләре көннән-көн артып, хисләре ташып торган Мирвәли (Артём Пискунов) белән Шәмсегаяннан (Резедә Сәләхова) да  бәхетлерәк пар юк икәнен аңлыйсың.

Аларның сабыйларча мамык өреп уйнаулары, юктан гына көлүләре дә тамашачыны елмайта. Сюжет линиясе гел шул күңелле мизгелләрдән генә корылыр кебек тоела. Ләкин озак та үтми, утызынчы елларда актуаль булган мәсьәләләр алгы планга чыга: авыл кешеләренең колхозга керергә теләмәүләре, кайберәүләрнең малсыз, җиһазсыз калулары спектакльдә нәкъ менә Мирвәли образында күрсәтелде. Ул туган иле өчен хезмәт итәргә әзер торган егет булса да, сынауларга тиз бирешә. Туган җире - Карачураны ташлап чыгып китә. Аның белән ачы авырлыкны хатыны Шәмсегаян да күрә. Мирвәлинең туган нигезеннән киткәндә ачыргаланып каргавы, «Мең ел икмәк булмасын!» - дип өзгәләнүе Карачура халкын тетрәндерә. Читкә китеп тә бәхет таба алмый ир. Ул вакыттагы хәерчелек аркасында тормыш йөген алып барырга кыен була. Хатынының васыятен үтәп, кире туган туфрагына кайтып сыенганда нибары өч аршын җиргә мохтаҗ була. Бу вакытта тамашачыны бер генә нәрсә - авылдашларының Мирвәлине ничек кабул итүе кызыксындыра. Кайчандыр авылын каргап киткән ирне кем генә якын итсен дә, үз куышына кертә алсын инде? Барыбер шул нигезгә кире әйләнеп кайтасын белгән булса, Мирвәли рәнҗү катыш сүзләрен әйтер идеме икән? 
Спектакльнең беренче пәрдәсендә башта эчтәлекне күздән кичереп утырдым. Бу әсәрне мәктәптә укыганда ук яратып өлгергән идем, ләкин кайбер өлешләрен шушы яшемдә генә аңладым. «Өч аршын җир» спектакленең Илгиз Зәйниев режиссерлыгында куелуын уңышлы хезмәт дип саныйм. Ул куйган һәр спектакль заманча карашка, яңа алымнарга бай була. Бу юлы да ул керткән вак детальләргә игътибар бирдем. Мәсәлән, Мирвәли белән Шәмсегаянның ихлас мәхәббәтен кечкенә генә мамыкка «сыйдырып» бетерә алган. Яшь парның шул җиңел мамыкны өреп уйнавын караганда күңелгә җиңел булды. Ә икенче деталь - йозакка бикләнгән сандыклар. Мирвәлинең шул бикле сандыкны ача алмаганга ярсуы - аның күңел ишеген бикле икәнен күрсәтте. Чыннан да, спектакль барышында без аның башкалар белән сөйләшергә теләмәвен, алардан качып йөрүен дә күрәбез. Ләкин кешедән дә бигрәк, Мирвәли үз эченә бикләнмиме? Үз дөньясын да бикләп ярсуы түгелме икән ул аның? Хатыны Шәмсегаян булганына шөкер итеп яшәвен белә. Түгәрәк бәхет өчен шушы гаиләгә уртак сабыйлары гына җитми. Дөрес, Мирвәли хыялындагы Миләүшә кызын төшендә күрә, тәмам хыялга бирелә. Хатынын күпме үгетләсә дә, балалары булмый аларның. Шулвакытта Мирвәлинең хатынын мәсхәрәләве, юктан гына гаепләп туры сүзләр әйтүе - залда утырган хатын-кызларны да елаткандыр. Шул вакытта хатыны ничек түзеп калды да, ирен ташлап чыгып китмәде икән? Бер карасаң, тормышына төкереп чыгып китә ала бит ул. Ләкин кирегә юл юк - барысын да яшь чакта үзләре хәл иттеләр инде.


Бу күренешләрне Тинчурин театры артистлары ышандырып, чын күңелдән уйнадылар. Аларның шашкын мәхәббәттән алып, Мирвәлинең туган җирен каргап китүенә кадәр бер сулышта нидер буласын белеп утырды тамашачы. Артём Пискуновның ачыргаланып әйткән сүзләре спектакльдән соң да колакта яңгырап торды. Аларның өлкән чагын уйнаган Ренат Шәмсетдинов белән Зөлфия Вәлиева да шул ук линияне дәвам иттеләр. «Тегеләре яхшырак уйнаган иде»,- дигән уй башка да килмәде. Шул ук детальләр: поездда пышылдашкан тавышлар, йомшак мамык, бодай - барысы да спектакль азагына кадәр игътибар үзәгендә торды. Мирвәли каргаган арыш, бодайлар кайчан да булса тормышында очрарга тиеш иде бит. Ләкин ул аңына килгәнче, янәшәдә сөекле хатыны да, җилкәсенә кулын куеп, ярдәм итүче якыннары да калмады шул инде. Туган нигезенә кайтып ауган иргә өч аршын җир булса да җитә. Бары тик өч кенә аршын җир...


«Мирвәли - Аяз үзе ул»
«Өч аршын җир» премьерасына язучының хатыны Нәкыя ханым да килгән иде. Ул, әлбәттә, иренә бәйле хатирәләрне яңартып үтте:
«Аяз үзенең әсәрләрен бары тик тарихи фактларга бәйләп язды. Утызынчы еллар фаҗигасендә Мирвәли образы аша заманның төп проблемасын тасвирлады. Мин хәзер дә әсәрне укып, гел-гел исемә төшерәм. Аязның үзенә дә «Син миннән Шәмсегаянны ясадың инде» - дигәч, «Минем янәшәдә син бит!» - дип җавап кайтара иде. Әйе, мин героиняда үземнең чагылышымны күрәм. Мин дә аның кебек үк «Булганы белән», - дип яшим. Ә Мирвәли - Аяз үзе инде ул», - ди Нәкыя Гыйләҗева. Аның сүзләренә янәшәдә торган уллары да кушылды. Искәндәр Гыйләҗев спектакльнең уңышлы чыгу сере турында сөйләде:
«Спектакльнең уңышы берничә фактордан тора: замана таләпләренә җавап бирүче текст, режиссер белән авторның фикердәш булуы, уйнаучы актёрлар һәм тамашачы.  Бу факторлар бергә туры килергә тиеш. Бүген без яңа чорда яшибез, ләкин янәшәдә әти юк. Аның иҗатын хәзер ничек кабул итүләре безгә бик кызык. Илгиз Зәйниев әлеге әсәрне ничек күрде икән? Менә шуны карарга килдек», - диде Искәндәр. 
Драматург Мансур Гыйләҗев әтисенең иҗатына хас сыйфат дип ихласлыкны атады. «Аның иҗатының сере - ихласлыкта. Икенчедән, әти чорны яхшы белгән, детальләрне урынлы кулланган. Мирвәли образы аңа тынычлык бирмәгәнгә күрә язылган мәңгелек әсәргә саныйм мин аны», - дип бәяләде язучының улы. 


Премьера ике көн рәттән аншлаг белән узды. Әйтерсең лә, тамашачы Аязның әлеге әсәрен яңадан искә төшерергә, фәлсәфи уйларга чумарга җыелган. Чыннан да, спектакль фәлсәфи һәм тормыш тәҗрибәсен күрмәгән яшьләр өчен авыр да. Мирвәлинең туган ягына кире кайтуы - үзе бер интрига булып тора. Бәлки төп мәгънә геройның туган ягына гына кайту түгел, шул исәптән үз-үзе белән яңадан очрашуыдыр? Өч аршын җиргә тезләнеп, ниһаять, бәхет төшенчәсен аңлаган Мирвәли тамашачы күңелендә нәфрәт, тик шул ук вакытта кызгану хисен дә уята. «Беркайда да Оҗмах түгел, Туган илеңнән китмә син, изге җиреңнән китмә»,- дип өстәп куясы килә...


Рәфидә Галимҗанова

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: театр Театр елы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев