Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Синең тавышың Татарстанны тагын да яхшырак итәргә ярдәм итәчәк!

    Өч бала һәм ике олы кеше шундый авариядә дә исән калган. Аллага шөкер!

    Актаныш районында җиңел машиналар бәрелешкәндә өч бала һәм ике олы кеше имгәнгән. Бу хакта «Татар-информ»га юл һәлакәтенең шаһитлары хәбәр итә.

    Зөбәер авылы янында «Шкода Октавия» һәм «Киа Рио» машиналары бәрелешкән. Бәрелүдән машиналарның берсе юл читендәге чокырга төшеп киткән.

    Реклама

    Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр итүләренчә, фаҗигадә 13, 10 һәм 2 яшьлек өч бала, шулай ук ике олы кеше зыян күргән.

    «Бер кеше уртача авырлыктагы имгәнүләр алган. Калганнары җиңелчә зыян күргән. Аларның барысына да һәлакәт урынында ярдәм күрсәткәннәр һәм Чаллыга ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә алып киткәннәр», — диделәр министрлыкта.

    Татар-информ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Үзмәшгульләргә!
    • Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру
    • Физик затларның керемен декларацияләү
    • Санкция чикләүләре шатларында Россиянең финанс системасы эшчәнлеге
    • Налог бурычларың турында хәбәрдар бул!
    • Наркотиксыз тормыш
    • Тәртип радиосын тыңла
    • 3-НДФЛны - 30 апрельгә кадәр
    • "Китап" радиосын тыңла!
    • "Татмедиа" онлайн-кибете