Логотип Идель
Яңалыклар

Өченче баласы туган гаиләләрнең ипотекаларын өлешчә капларга тәкъдим иттеләр

Быел Россия гаиләләренә ана капиталы ярдәмендә ипотеканы рефинанслауны гадиләштерделәр. Моннан тыш, РФ Президенты Владимир Путин ана капиталыннан акчаларны шәхси эшмәкәрләрдән белем алган өчен түләргә рөхсәт итте.

Гаиләдә өченче бала туса, ипотека кредитын өлешчә капларга кирәк, дип белдерде Гаилә мәсьәләләре буенча комитет башлыгы урынбасары Татьяна Буцкая. Ярдәм суммасы миллион сумнан артып китәргә мөмкин, аның каравы акчалар «сулга» китмәячәк, дип ышануын белдергән ул.

Яшь гаиләләр өчен бу ярдәм чарасы мөһим проблеманы хәл итә ала, ди парламентарий. «Ул миллионнан да күбрәк булырга мөмкин, әмма ул «уңга, сулга» китмәячәк конкрет ярдәм», – дигән Буцкая РИА Новости агентлыгына.

Исегезгә төшерәбез, быел Россия гаиләләренә ана капиталы ярдәмендә ипотеканы рефинанслауны гадиләштерделәр. Моннан тыш, РФ Президенты Владимир Путин ана капиталыннан акчаларны шәхси эшмәкәрләрдән белем алган өчен түләргә рөхсәт итте.

Чыганак: Татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев