Логотип Идель
Яңалыклар

Өченче «Блогер.Татар» бәйгесе җиңүчеләре билгеле

15 гыйнварда «Блогер.Татар» бәйгесенең нәтиҗәләре игълан ителде. Өченче «Блогер.Татар» бәйгесе гаилә темасына багышланды. Гаризаларны 2021 елның 31 декабренә кадәр кабул ителде.

15 гыйнварда «Блогер.Татар» бәйгесенең нәтиҗәләре игълан ителде. Өченче «Блогер.Татар» бәйгесе гаилә темасына багышланды. Гаризаларны 2021 елның 31 декабренә кадәр кабул ителде. Бәйгегә 150гә якын катнашучыдан 320 эш килде. Бәйгедә катнашучыларның географиясе шактый киң: Казан, Татарстан районнары, Башкортстан, Чечня, Чиләбе, Иркутск, Кыргызстан башкаласы Бишкек һ.б. һ.б.

Эшләрнең күпчелеге “Инстаграм” социаль челтәреннән. Әмма “Ютуб”, “Тик-Ток”, “Вконтакте”, “Телеграм-канал” контентлары да булган. Жюри әгъзалары гыйнварның беренче яртысында бөтен эшләрне дә мөстәкыйль рәвештә карап чыккан. Һәм 14 гыйнвар көнне бергәләп очрашып, фикер алышкан. Бу фикер алышу шактый кызу булган.

Гаилә темасына багышланган «Блогер.Татар» бәйгесенең жюри составы мондый иде:

- Татарстанның атказанган артисты, 343 мең язылучысы булган блогер, 4 бала анасы ЛАНДЫШ НИГЪМӘТҖАНОВА;

- “Татар Малай” исеме белән иҗат итүче блогер, “Беренче татар блогеры” РЕНАТ ГАЛИӘХМӘТОВ;

- “Сөембикә” журналы баш мөхәррире урынбасары, гаилә темасына күп язмалар авторы, блогер ГӨЛНУР САФИУЛЛИНА;

- берничә паблик алып баручы блогер, журналист, 3 бала анасы АЙСЫЛУ ЛЕРОН; - видеооператор, режиссер, блогер НУР АЛИЕВ.

Шунысын да ассызыкларга кирәк, жюри әгъзалары бәйгегә җибәрелгән постларга гына түгел, ә тулаем аккаунтларга да күз салды. Аккаунт даими алып барыламы, контенты татарчамы, кызыклы үзенчәлеге, үз йөзе, үз рухы бармы? Нәтиҗә чыгарганда бу моментлар плюс (яки минус) буларак исәпкә алынды.

Гаилә темасына багышланган «Блогер.Татар» бәйгесендә блогерлар гына түгел, ә киң катлам кулланучылар катнаша алсын өчен оештыручылар бәйгене түбәндәге шартлар белән уздырды. 5 бүләк блогерларга һәм медиашәхесләргә тапшырыла (блогерлар, үзләрен блогер дип атаучылар, язучылар, журналистлар, җырчылар, иҗат әһелләре һ.б.). Һәм 5 бүләк шәхси аккаунтларга. Әлбәттә, бу шактый шартлы бүленеш. Бәйгегә гариза җибәргәндә “мин медиашәхес”, “мин блогер түгел” дип язасы түгел иде, моны жюри әгъзалары үзләре хәл итте. Һәр җиңүчегә 20 мең сум күләмендә акчалата бүләк каралган.

Язганыбызча, «Блогер.Татар» бәйгесен Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Матбугат.ру» порталы оештырды. Шулай итеп, гаилә темасына багышланган өченче «Блогер.Татар» бәйгесе җиңүчеләре дип шушы авторлар һәм эшләр танылды. Котлыйбыз!

БЛОГЕРЛАР ҺӘМ МЕДИАШӘХЕСЛӘР:

Айгөл Тимер https://www.instagram.com/p/CRbp0YZtdl2/

Айваз Садыйров https://www.instagram.com/p/CMzNzn7hb6R/

Эльмира Сираҗи https://www.instagram.com/p/CW1SO_TNSeE/

Алсу Нургатина https://vk.com/seker_annem?w=wall-174822553_89

Гөлүсә Батталова https://www.instagram.com/p/B_kSaz6JCVL/

ШӘХСИ АККАУНТЛАР:

Эльмира Гарипова https://www.instagram.com/p/CWnv8lwN2Ae/

Мөхәрәм Мөхәммәтҗанов https://www.instagram.com/p/CTZZgQSnAWv/

Нурия Шәрәфетдинова (Кыргызстан, Бишкек) https://www.instagram.com/p/CX_E97Rh6JP/

Нурия Сираҗиева https://www.youtube.com/watch?v=6K6C-lpoMo0

Фәния Зиннәтшина https://www.instagram.com/p/CXyykoEoIw-/

Чыганак: Матбугат. ру

Гаилә темасына багышланган «Блогер.Татар» бәйгесенең жюри составы мондый иде: - Татарстанның атказанган артисты, 343 мең язылучысы булган блогер, 4 бала анасы ЛАНДЫШ НИГЪМӘТҖАНОВА; - “Татар Малай” исеме белән иҗат итүче блогер, “Беренче татар блогеры” РЕНАТ ГАЛИӘХМӘТОВ; - “Сөембикә” журналы баш мөхәррире урынбасары, гаилә темасына күп язмалар авторы, блогер ГӨЛНУР САФИУЛЛИНА; - берничә паблик алып баручы блогер, журналист, 3 бала анасы АЙСЫЛУ ЛЕРОН; - видеооператор, режиссер, блогер НУР АЛИЕВ. Шунысын да ассызыкларга кирәк, жюри әгъзалары бәйгегә җибәрелгән постларга гына түгел, ә тулаем аккаунтларга да күз салды. Аккаунт даими алып барыламы, контенты татарчамы, кызыклы үзенчәлеге, үз йөзе, үз рухы бармы? Нәтиҗә чыгарганда бу моментлар плюс (яки минус) буларак исәпкә алынды. Гаилә темасына багышланган «Блогер.Татар» бәйгесендә блогерлар гына түгел, ә киң катлам кулланучылар катнаша алсын өчен оештыручылар бәйгене түбәндәге шартлар белән уздырды. 5 бүләк блогерларга һәм медиашәхесләргә тапшырыла (блогерлар, үзләрен блогер дип атаучылар, язучылар, журналистлар, җырчылар, иҗат әһелләре һ.б.). Һәм 5 бүләк шәхси аккаунтларга. Әлбәттә, бу шактый шартлы бүленеш. Бәйгегә гариза җибәргәндә “мин медиашәхес”, “мин блогер түгел” дип язасы түгел иде, моны жюри әгъзалары үзләре хәл итте. Һәр җиңүчегә 20 мең сум күләмендә акчалата бүләк каралган. Язганыбызча, «Блогер.Татар» бәйгесен Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Матбугат.ру» порталы оештырды. Шулай итеп, гаилә темасына багышланган өченче «Блогер.Татар» бәйгесе җиңүчеләре дип шушы авторлар һәм эшләр танылды. Котлыйбыз! БЛОГЕРЛАР ҺӘМ МЕДИАШӘХЕСЛӘР: Айгөл Тимер https://www.instagram.com/p/CRbp0YZtdl2/ Айваз Садыйров https://www.instagram.com/p/CMzNzn7hb6R/ Эльмира Сираҗи https://www.instagram.com/p/CW1SO_TNSeE/ Алсу Нургатина https://vk.com/seker_annem?w=wall-174822553_89 Гөлүсә Батталова https://www.instagram.com/p/B_kSaz6JCVL/ ШӘХСИ АККАУНТЛАР: Эльмира Гарипова https://www.instagram.com/p/CWnv8lwN2Ae/ Мөхәрәм Мөхәммәтҗанов https://www.instagram.com/p/CTZZgQSnAWv/ Нурия Шәрәфетдинова (Кыргызстан, Бишкек) https://www.instagram.com/p/CX_E97Rh6JP/ Нурия Сираҗиева https://www.youtube.com/watch?v=6K6C-lpoMo0 Фәния Зиннәтшина https://www.instagram.com/p/CXyykoEoIw-/ Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=35619
Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев