Логотип Идель
Яңалыклар

ӨЕҢДӘ НИНДИ КӨЙ?

«Үз илемдә – үз көем» - «Тәртип» радиосының һәвәскәр башкаручылар арасында оештырыла торган конкурсы.

«Үз илемдә – үз көем» - «Тәртип» радиосының һәвәскәр башкаручылар арасында оештырыла торган конкурсы.

Конкурс февраль аенда старт алды. Жюри карамагына бүгенге көнгә җәмгысе 57 иҗади эш килгән. Исегезгә төшереп узабыз, “Үз өемдә – үз көем” бәйгесе 20 апрельгә кадәр дәвам итәчәк әле. Шуңа күрә күңелендә моң йөрткән, әби-бабаларыннан үзенчәлекле җыр отып калганнар конкурста катнаша ала.

Шартлар бик гади; җырны акапелла да, нинди дә булса уен коралына кушылып та башкарырга мөмкин. Телефонга төшерелгән видеоларыгызны «Тәртип» радиосының ватсап яки телеграм номерына җибәрергә мөмкин.

Иң мөһиме:Җиңүчеләрне акчалата бүләк көтә. Беренче урынга -15 мең, Икенче урын – 10 мең, Өченче урын – 5мең. Ә гран-при иясенә 20 мең сум акча тапшырылачак.

Кайчан? Җиңүчеләр бөек Тукаебызның туган көне, 26 апрельдә игълан ителәчәк.
Проект авторлары белдергәнчә, “Үз өемдә – үз көем” радио тыңлаучылар арасында шактый кызыксыну уяткан.

Иң мөһиме конкурста яшь буын да актив катнаша. Бәйгегә килгән иҗади эшләрнең яртысыннан күбрәге 40 яшькә кадәрге конкурсантлардан килгән.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Тәртип радиосы, конкурс

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев