ОКТЯБРЬ АХЫРЫ ҖЫЛЫ БУЛАЧАК
Татарстанда октябрьнең ахыргы көннәре җылы булачак. 31 октябрьдә термометр баганалары 11 градуска кадәр күтәреләчәк.
Татарстанда октябрьнең ахыргы көннәре җылы булачак. 31 октябрьдә термометр баганалары 11 градуска кадәр күтәреләчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Бүген Татарстанда җилле, аз болытлы һава көтелә. Сишәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә республикага көнбатыштан килгән антициклон йогынты ясаячак.
Синоптикларның якынча фаразлары буенча, җомга һәм шимбә көннәрендә республика антициклонның көнбатыш перифериясендә урнашачак. Явым-төшемнәр элеккечә үк бик аз. Көндезге сәгатьләрдә термометр баганалары 6-11 градуска кадәр күтәреләчәк.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев