-
ГАЛИМНӘР ИГЕНЧЕЛЕК ӨЛКӘСЕНДӘ ЯҢА ТЕХНОЛОГИЯ УЙЛАП ТАПКАН Казан дәүләт аграр университеты галимнәре тарафыннан кафедра мөдире һәм профессоры Наил Әдһәмов җитәкчелегендә авыл хуҗалыгы машиналарының эшче органнарын ныгытуның комплекслы технологиясе эшләнде.
-
"ЯШЬ ЙӨРӘКЛӘР" БӘЙГЕСЕНДӘ КАТНАШ Жюри музыка өлкәсендәге белгечләрдән торачак. Бәйгенең фестивалендә кайбер үзешчән авторларның җырларын танылган артистлар башкаруы да ихтимал.
-
ЯЗУЧЫ РӘФИКЪ ЮНЫС ВАФАТ Язучы, журналист Рәфикъ Юныс улы Юнысов бүген 78 нче яшендә бакыйлыкка күчте. Бу хакта аның соңгы эш урыны “Казан утлары” журналыннан хәбәр иттеләр.
-
ТАТАРСТАНДА БАЛАЛЫ ГАИЛӘЛӘРГӘ ЯРДӘМ КҮРСӘТЕЛӘ Республикада 32 федераль һәм 53 республика чараларын үз эченә алган социаль ярдәм чараларының системасы формалашкан.
-
МИЛЛИ ШУРА ӘГЪЗАЛАРЫ ҖИДЕ ЭШЧЕ ТӨРКЕМГӘ ТУПЛАНЫП ЭШЛӘЯЧӘК Милли шура утырышлары айга бер тапкыр үткәреләчәк. Һәрбеш эшче төркем үз юнәлеше буенча хисап тотачак.
-
ИЛШАТ РӘХИМБАЙ ТАТАР ГӨНАҺЛАРЫ ТЕМАСЫНА СӨЙЛӘШЕРГӘ ОМТЫЛА Илшат видеолар хакында фикер алышу һәм аларга бирелгән бәяне үз иҗат җимешләренең төп нәтиҗәсе дип саный.
-
ЙОЛДЫЗНАМӘ (19-24 гыйнвар) Узган ел башлаган эшләрегезне уңышлы тәмамлаячаксыз. Бу атнада игътибарны гаиләгә юнәлтү яхшырак. Вакытыгызны үзегезгә һәм балаларыгызга багышларга тырышыгыз. Барчагызга да уңышлы эш атналары!
-
РИЗАТ РАМАЗАНОВНЫ ЗИНИРА ТЕЛЕФОНДА УТЫРГАН ӨЧЕН СҮГӘ Реклама элеп, бер тапкыр бушка суши ашаган булды. Башка андый нәрсә белән кызыксынмадым. «Инстаграм»да акча эшләмим».
ОКТЯБРЬДӘ КОРОНАВИРУС ЙОКТЫРУЧЫЛАР САНЫ КҮБРӘК...
Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар 7770 кешегә җиткән (яки 100 мең кешегә 208,1 авыру). Бу турыда Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча җитәкчесе урынбасары Марина Трофимова республика Министрлар Кабинетында киңәшмәдә хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
«Сентябрь белән чагыштырганда, авыручылар саны 1,3 тапкыр артты. Сентябрьдә 721 очрак теркәлсә, 1-17 октябрьдә яңа коронавирус инфекциясен йоктыруның 540 яңа очрагы ачыкланган, диелә хәбәрдә.
Сезонлы инфекцияләр чорында авыручылар (атна саен авыртучылар 0,5 процентка) артачак, дип аңлатты Марина Трофимова.
Авыручылар арасында өлкән буыннар 96 процент тәшкил итә, 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр арасында авыручылар 1,5 тапкыр арткан. Марина Трофимова өлкәннәр өчен үзизоляцияне үтәү мөһимлегенә игътибарны юнәлтте. Ул эш бирүчеләрне андый хезмәткәрләр өчен өйдән эшләү формасын кертергә өндәде.
Бигрәк тә Чаллы, Түбән Кама, Яшел Үзән һәм Казан хезмәт коллективларында хокук бозу очраклары ачыкланган. Саклык чаралары арасында температураны үлчәмәү очраклары күп теркәлә.
1 сентябрьдән кискен тын юллары вирус инфекциясе (ОРВИ) билгеләре булган 5248 бала мәктәпкә кертелмәгән.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин коронавирус таралмасын өчен барлык санитар таләпләрне үтәргә өндәде, шулай ук санитар режимны бозучыларны ачыклау буенча рейдларны дәвам итәргә кушты. Аның сүзләренчә, кабат хокук бозучыларга карата катгый чаралар күреләчәк.
Алексей Песошин коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү чараларын үтәүне көчәйтергә, өлкән яшьтәгеләр өчен үзизоляция режимын кертергә, өлкәннәргә азык-төлек һәм дару китереп бирү өчен волонтерлар хәрәкәтен яңартырга өндәде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз