Логотип Идель
Яңалыклар

ОКТЯБРЬДӘН БЮДЖЕТ ХЕЗМӘТКӘРЛӘРЕНЕҢ ЭШ ХАКЫ АРТА

2020 елның 1 октябреннән федераль бюджет учреждениеләре хезмәткәрләренең эш хакын 3 процентка индексацияләнә.

РФ Премьер-министры Михаил Мишустин 2020 елның 1 октябреннән федераль бюджет учреждениеләре хезмәткәрләренең эш хакын 3 процентка индексацияләү турындагы боерыкны имзалады. Документ хокукый мәгълүмат порталында дөнья күргән.

«Федераль дәүләт органнары һәм федераль дәүләт учреждениеләренә 2020 елның 1 октябреннән федераль казна, бюджет һәм автоном учреждениеләрдә эшләүчеләрнең хезмәт хакын 3 процентка арттыру буенча чаралар күрергә», - диелә документта.

Боерык нигезендә, федераль дәүләт органнары, хәрби частьләр, федераль башкарма хакимият органнары учреждениеләре һәм бүлекчәләре хезмәткәрләренең дә эш хакы индексацияләнәчәк.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев