-
Татарстан радиосы Фатих Хөснинең «Йөзек кашы» әсәре буенча радиоспектакль чыгара 3 февральдә Татарстанның халык язучысы Фатих Хөснинең тууына 115 ел тула. Әдип «Йөзек кашы» әсәрен моннан 80 ел элек, 1942 елда иҗат итә.
-
Коронавирус турында уйла, кызамыкны истә тот! Белгечләр ОРВИ, грипп һәм коронавирустан кала, кызамык авыруына да игътибар юнәлтергә киңәш итә.
-
Казанда «Кубок Дружбы — Дуслык» кубогы өченче тапкыр узачак Турнир ел саен Россия һәм Татарстан халыкларын дуслаштырып, аралаштырып торган матур традиция. Чара күп милләтле республикабызның тормышында якты вакыйга.
-
РФ Хөкүмәте вузларга керү өчен документлар бирү механизмын гадиләштерде Вузларга керү өчен документлар бирү механизмы җиңеләйде: элек абитуриентлар «вузга керү онлайн» сервисында мәгълүматларны үзләре тутырса, моннан соң ул автомат рәвештә тапшырылачак.
-
Рус телендә онлайн-мәдрәсә эшли башлады Онлайн-мәдрәсәләр бигрәктә яшь буын арасында зур популярлык казана.
-
Илһам оялаган җир: "Сандугач" китапханәсендә Гөлшат Зәйнашеваны искә алдылар Ачык микрофон форматында оештырылган чара шагыйрә Гөлшат Зәйнашеваның якты истәлегенә багышланган иде.
-
Тинчурин театры Дастаннар елын “Идегәй” спектакле белән башлый Татар халкының 500 еллык тарихы булган дастанны театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов сәхнәләштерә. Режиссер “Идегәй”не сәхнәгә куярга алынуын әсәрнең милли, әдәби, тарихи актуальлеге белән аңлата.
-
Кариев театрында берьюлы өч премьера Якын арада Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 3 премьера тәкъдим итәчәк. Алар арасында нәни балалар өчен интерактив спектакльдән башлап, татарча куркыныч әкияткә кадәр булачак!
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Өлешчә мобилизациядән чит илгә качып китүчеләрнең тормышын кырысландырмакчылар
Федерация Советының Дәүләт төзелеше һәм конституцион законнар комитеты башлыгы Андрей Клишас фикеренчә, өлешчә мобилизация сәбәпле илдән качып китүчеләргә чит илләрдә тормышларын катлауландырырга мөмкиннәр. Бу хакта “Ведомости” яза.
Сенатор билгеләп үткәнчә, мондый кешеләрнең күбесе Россия компанияләрендә читтән торып эшләүләрен дәвам итә.
– Кемнәргәдер чит илләрдә эшләү, ә акчаны бездән алу мөмкинлеге биргән законны үзгәртә алабызмы? Әлбәттә, үзгәртә алабыз, – дип белдергән ул.
Клишас фикеренчә, чикләүләр иң элек икътисадның “сизгер” өлкәләренә – аерым алганда, транспорт иминлегенә һәм дәүләт секторына кагылырга тиеш.
– Киткән кешеләрне кире кайтырга күндереп маташырга кирәкми. Әмма аларның кире кайтуына да комачаулап булмый – Конституциягә каршы килә бу, – дип искәрткән сенатор.
Чыганак: Ватаным Татарстан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз