-
ТАТАРСТАН ТЕРРИТОРИЯСЕНДӘ БУРАН КӨТЕЛӘ Юлларда кар көртләре булачак.
-
ЭЛВИН ГРЕЙ ТАТАР КЫЗЫНА ӨЙЛӘНДЕ! Элвин Грей өйләнгән! Татар кызына!
-
ТАТАРСТАНДА КАРЛЫ ҺАВА ТОРЫШЫ САКЛАНА Бүген Татарстанда карлы һава торышы саклана, җилнең тизлеге секундына 16 метрга җитәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Бөтен дөньяда татар телендә 7 МИЛЛИОНГА ЯКЫН КЕШЕ СӨЙЛӘШӘ Бөтен дөньяда татар телендә 7 миллионга якын кеше сөйләшә, аларның күбесе телне көнкүреш дәрәҗәсендә генә белә. Бу хакта КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты директоры Рәдиф Җамалетдинов Андрей Кузьминга «Без галстука» интервьюсында сөйләде.
-
РИЗАТ РАМАЗАНОВНЫ ЗИНИРА ТЕЛЕФОНДА УТЫРГАН ӨЧЕН СҮГӘ Реклама элеп, бер тапкыр бушка суши ашаган булды. Башка андый нәрсә белән кызыксынмадым. «Инстаграм»да акча эшләмим».
-
ЛАНДЫШ НИГЪМӘТҖАНОВАДАН КОЙМАК РЕЦЕПТЫ Ялларда нишлиләр? Тәмле итеп ашыйлар! - дигән җырчы инстаграм битендә.
-
Яратабыз сине, ӘЛФИЯ АВЗАЛОВА! Бүген, 15 гыйнварда моң легендасы - Әлфия Авзалованың туган. "Идел"нең архивында шундый җылы язма саклана. Авторы - Алмаз Хәмзин.
-
ЗӨЛӘЙХА КАМАЛОВАНЫҢ “АТЛАР КЕШНИ" ШИГЫРЕН "ИДЕЛ" ЖУРНАЛЫ НИ СӘБӘПЛЕ БАСТЫРМАДЫ? Зөләйха Камалованың “Атлар кешни” шигырен “Идел” журналы бастырмады.
Онлайн "АУЛАК ӨЙ"
Заманында Аулак өйләрнең ничек күңелле узганын өлкәннәрдән ишетеп, китаплардан укып, телевизордан күреп беләбез инде. Ә егерме беренче гасыр "Аулак өе" ничек уза?
Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татарлары порталы Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге белән берлектә «Zoom» кушымтасында «АУЛАК ӨЙ»дигән видеоконференция үткәрде.
Конференциядә Русиянең төрле төбәкләреннән: Калининград, Санкт-Петербург, Казан, Яшел Үзән, Самара, шулай ук Австралия һәм Рига татарлары да катнашты.
Очрашуда татар иҗтимагый оешмаларын үстерү һәм татар җәмгыятьләрен якынайту планнары турында фикер алыштылар, башка шундый конференцияләр үткәрү буенча темалар тәкъдим ителде.
Моннан тыш, бер ел эшләү дәверендә 3 меңгә якын әбүнәче җыйган һәм интернет-телеканал булдыруга чыгу максатына ия булган Санкт-Петербург татарлары порталын алга таба үстерү мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз