-
«Сәләт» ул – кайтасы килгән урын»: Биләрдә «Сәләт» форумы тәмамланды. "Сәләт" ул – кайтасы килгән урын
-
Коронавирустан прививка ясатучылар ике тапкыр арткан Республикада коронавирустан ревакцинация узуга ихтыяҗ бер атна эчендә ике тапкырга арткан.
-
Иртәгә яшен һәм көчле җил көтелә Иртәгә Татарстан территориясендә һава торышы начарлануы көтелә.
-
Коронавирусның яңа дулкыны булырмы? COVID-19 инфекциясенең яңа дулкыны булырга мөмкин.
-
ИДЕЛ КӨНДӘЛЕГЕ: ТӨШКЕ АШКА - ҖИЛӘККӘ Җиләге тәмле, хатирәләре – тагын да.
-
Осталар һәм остазлар: Чигү күңелне тынычландыра "Идел-онлайн" ютуб-каналында "Осталар һәм остазлар" тапшыруының яңа чыгарылышы дөнья күрде. Остаз Гөлнара Светликова чигү серләренә төшендерә.
-
Сабада журналистлар Сабан туе гөрләп узды! Бүген Байлар Сабасында "Татмедиа"ның 15 еллыгы уңаеннан оештырылган медиа-Сабантуй гөрләде!
-
ӘРӘМТАМАКЛАР Әрәмтамак булып тереклек итү, беренче карашка, бик рәхәт һәм тормышны гаять җиңеләйтә сыман. Ләкин моның өчен үтә хәйләкәр, җитез һәм акыллы булу да лазем – табигать исә паразитларга бу сыйфатларны бер дә жәлләмичә өләшкән.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Онлайн бәйге башлана
Татарстанда җырларга яратучылар һәм киң аудиториягә танылырга теләгән кешеләр өчен «ТАТАРСТАР» дип аталган яңа онлайн-шоу һәм җыр бәйгесе башлана. Анда өйдән чыкмыйча да катнашып була – бары тик теләсә кайсы телдә башкарган җырыңны видеога яздырырга һәм оештыручыларга җибәрергә генә кирәк.
Бәйгедә катнашучыларның яше, шулай ук эшчәнлек төре әһәмиятле түгел. Иң мөһиме – җырларга ярату һәм социаль челтәрләрдә үзеңне бөтен дөньяга күрсәтүдән курыкмау. Беренче сайлап алу турында жюрида Россия һәм Татарстанның халык артисты, Казан дәүләт мәдәният институты профессоры Венера Ганиева, шулай ук «Волга-Волга» вокаль-инструменталь ансамбле солисты Антон Салакаев эшләячәк.
Шоуның төп бүләге – профессиональ команда катнашында видеоклип төшерү һәм аны Татарстанның социаль челтәрләрендә урнаштыру. Бәйгедә катнашучыларның таланты өч сайлап алу чыгарылышы туры эфирында (27 май, 31 май, 3 июнь), ярымфиналда (7 июнь) һәм финалда (10 июнь) бәяләнәчәк.
Жюрида һәр этапта Татарстанның танылган шәхесләре, артистлар һәм музыкантлар эшләячәк. Сайлап алу этапларында һәм шоуда җиңүченең исеме жюри әгъзаларының тавышы нәтиҗәсендә генә түгел, ә гади тамашачыларның онлайн-тавыш бирүе ярдәмендә дә ачыкланачак. Тамашачылар һәм жюри әгъзалары биргән баллар нигезендә шоуның җиңүчесе билгеләнәчәк. Калган финалистлар да бүләксез калмаячак.
Заявка бирү тәртибе белән биредә танышырга мөмкин. Сайлап алу этабының беренче чыгарылышы 27 май көнне 19.00 сәгатьтә «ТАТАРСТАР» онлайн шоу берләшмәсендә» узачак, аны шулай ук Татарстан Республикасының рәсми берләшмәсе һәм социаль челтәрләрдәге зур берләшмәләр трансляцияләячәк.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз