-
ТАТАРСТАНДА КАРЛЫ ҺАВА ТОРЫШЫ САКЛАНА Бүген Татарстанда карлы һава торышы саклана, җилнең тизлеге секундына 16 метрга җитәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Бөтен дөньяда татар телендә 7 МИЛЛИОНГА ЯКЫН КЕШЕ СӨЙЛӘШӘ Бөтен дөньяда татар телендә 7 миллионга якын кеше сөйләшә, аларның күбесе телне көнкүреш дәрәҗәсендә генә белә. Бу хакта КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты директоры Рәдиф Җамалетдинов Андрей Кузьминга «Без галстука» интервьюсында сөйләде.
-
ҖАНИСӘП ТУРЫНДА СӨЙЛӘШИК! Шунысы да бар: җанисәпкә иҗади килеп булмый, монда уйлап кына гамәл кылырга кирәк, дип кисәтә белгечләр. Димәк, безгә төп-төгәл күрсәтмәләр дә артык булмас.
-
МӘХӘББӘТНЕ САТЫП АЛЫРГА МӨМКИНМЕ? Казан егете, Россия актеры Шамил Хаматов Казанга киләчәк. 15 гыйнвар көнне 18: 30 сәгатьтә «Мир» кинотеатрында «Корпорация Ad Libitum» фильмының премьерасы күрсәтелә.
-
РИЗАТ РАМАЗАНОВНЫ ЗИНИРА ТЕЛЕФОНДА УТЫРГАН ӨЧЕН СҮГӘ Реклама элеп, бер тапкыр бушка суши ашаган булды. Башка андый нәрсә белән кызыксынмадым. «Инстаграм»да акча эшләмим».
-
ЛАНДЫШ НИГЪМӘТҖАНОВАДАН КОЙМАК РЕЦЕПТЫ Ялларда нишлиләр? Тәмле итеп ашыйлар! - дигән җырчы инстаграм битендә.
-
Яратабыз сине, ӘЛФИЯ АВЗАЛОВА! Бүген, 15 гыйнварда моң легендасы - Әлфия Авзалованың туган. "Идел"нең архивында шундый җылы язма саклана. Авторы - Алмаз Хәмзин.
-
ЗӨЛӘЙХА КАМАЛОВАНЫҢ “АТЛАР КЕШНИ" ШИГЫРЕН "ИДЕЛ" ЖУРНАЛЫ НИ СӘБӘПЛЕ БАСТЫРМАДЫ? Зөләйха Камалованың “Атлар кешни” шигырен “Идел” журналы бастырмады.
ОНЛАЙН ШИГЫРЬ КИЧЕ
25 апрельдә 19:00-20:30 да Калеб яңа буын җыены белән Татар китабы йорты BERGӘ акциясе кысаларында «ЯРАТУЛЫ ЕЛЛАР: ЛИРИКА» онлайн шигырь киче уздырачак. Бу хакта чараның оештыручылары хәбәр итте. Колачы ягыннан шигырь киче, Татарстан һәм Россия төбәкләре чигеннән атлап чыгып, Германиягә, Төркиягә кадәр сузылачак...
Үзизоляциядә үткәргән әлеге катлаулы чорда без ни өчен ярату турында сөйләшергә булдык соң? Ә сере бик гади: нәкъ менә мәхәббәт кешене иң авыр вакытларда саклап та калган, берләштергән дә. Бер-берсенең йөрәк тибешен ишетсә генә, дәвер сулышын һәм гасыр пульсын тоя ала кеше.
Татар шигърияте гомер-гомергә тирән лирика белән сугарылган шигърият булды. Ул хәзер дә шундый һәм, мөгаен, булыр да. Үз заманында Зөлфәт менә ничек язып калдырган иде:
Яратусыз еллар килә икән,
Мин – юк...
Мине «үлде» дисеннәр...
«Яратулы еллар» онлайн шигырь киче, традицияләргә баш иеп, 26 апрель – Габдулла Тукайның туган көненә дә, Шигърият бәйрәменә дә, Туган тел көненә дә багышлана.
Проектта 23 шагыйрь, 5 актер катнашачак. Шагыйрьләр – бүгенге яңа буын иҗатчыларының нерв җепселе булган яшьләр. Актерлар исә – Тукай чорында яшәгән, исемнәре яхшы таныш булган һәм онытыларак төшкән шагыйрьләрнең шигырен укып, ике гасыр арасында күпер салучылар.
25 апрельдә 19:00-20:30 мизгел аралыгында сезне Ярату яшәгән дөньяга чакырабыз.
Шигырь киче барышында без заманыбыз шагыйрьләре белән якыннанрак танышачакбыз. Безгә кушылыгыз һәм шагыйрьләргә бирергә теләгән сорауларыгызны языгыз.
Шигъри кичне Йолдыз Миңнуллина белән Луиза Янсуар алып бара.
Кичәне түбәндәге аккаунтларга кереп карый аласыз:
https://www.instagram.com/kalebtatar/?hl=ru
https://www.instagram.com/tatar_kitabi_yorti/?hl=ru
https://vk.com/kalebtatar
https://vk.com/tatbookhouse
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз