Логотип Идель
Яңалыклар

Online-Сабан туе

Сабантуй бәйрәмен оештыручылар һәм режиссерлар өчен онлайн-курслар үткәрелә

   8-18 июнь көннәрендә Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм чит илләрдә Сабантуй бәйрәмен оештыручылар һәм режиссерлар өчен онлайн-курслар үткәрелә. Аны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы белән берлектә Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан Республикасы традицион мәдәниятне үстерү үзәге оештыра. 

   Курста 27 Россия төбәге һәм 22 якын һәм ерак чит илдән 500 артык кеше катнашачак. Алар арасында Австралия, Бельгия, Италия, Канада, Латвия, Литва, Финляндия, Чехия, Үзбәкстан, Төркия һ.б. илләр вәкилләре булачак.

   Укыту курслары онлайн-форматта Zoom, YouTube, VKontakte, Instagram платформаларында уздырыла.

     11 көн дәвамында катнашучылар алдында ТР Фәннәр академиясе галимнәре, традицион мәдәниятне үстерү үзәге белгечләре, Н.Г.Җиһанов ис. Казан дәүләт консерваториясе, Казан дәүләт мәдәният институты мөгаллимнәре, ТР Көрәш федерациясе һәм Санкт-Петербург дизайнерлар берләшмәсе вәкилләре чыгыш ясаячак.

Курслар кысаларында чара оештыру, режиссура, бәйрәмнең йола, гореф-гадәтләре үтәлеше һәм музыкаль компоненты буенча лекцияләр узачак.  Шулай ук анда бәйрәм турында әдәбият, балалар мәйданчыгын һәм халык уеннарын (милли көрәш, ат чабышы һ.б.) оештыру буенча укыту лекторийлары кергән.

Программада татар эстрадасы вәкилләре белән эфирлар һәм бүләкләр уйнату каралган.

Тулырак мәгълүмат - монда

фото: Татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев