Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Төрле телләрдә шигырьләр

    "ҺӨНӘР" ЯШЬ РЕЖИССЕРЛАРНЫ ЧАКЫРА

    2021 елның 30 нчы ноябреннән алып, 6 нчы декабренә кадәр Казанда «Һөнәр» XIII Бөтенроссия яшь режиссура фестивале узачак.

    Фестивальнең максаты – яшь режиссерларга профессиональ мохит тудыру, аларның иҗатын киңкатлам тамашачыга җиткерү, театрлар белән хезмәттәшлек итәргә ярдәм итү. Фестивальдә 35 яшькә кадәр булган режиссерларның спектакльләре яки ул яшьне узган булса да, режиссерның дебют эшеннән соң 5 ел дәвамында куйган спектакльләре катнаша ала. Тамашачылар игътибарына соңгы театраль сезонда сәхнәләштерелгән спектакль премьералары тәкъдим ителә.

    Быел фестивальнең географиясе, Татарстан Республикасы театрлары белән беррәттән, Санкт-Петербургны һәм Казахстанның Акмолинск шәһәрен дә үз эченә ала. 6 көн дәвамында 11 коллектив заманча һәм үзенчәлекле спектакльләрен тәкъдим итәчәк. Афишага 12 спектакль кертелгән. Алар Татарстанның 5 театраль мәйданчыгында күрсәтеләчәк: Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры, Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры, Яшь тамашачы театры (ТЮЗ), «Әкият» Татар дәүләт курчак театры, С.Өметбаев ис. Минзәлә Татар дәүләт драма театры (Минзәләгә автобус 30 нчы ноябрь Кариев театры (Петербург урамы, 55Б йорт) каршыннан кузгала).

    Реклама

    «Һөнәр» фестивале кысаларында белем бирү программасы да каралган. «Татар китабы йорты»нда (Казан шәһәре, Островский урамы, 15 нче йорт) театр сәнгатенең танылган эшлеклеләре һәм фестиваль кунаклары белән очрашу-лекцияләр циклы узачак.

    Исегезгә төшерәбез, «Һөнәр» фестивале 2009 елда Казанда Г.Камал театры инициативасы белән оештырылды һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан хупланды. 10 ел буена Г. Камал театры әйдәп барган «Һөнәр» Бөтенроссия яшь режиссура фестивале быел өченче мәртәбә Г.Кариев театрында үтә. Фестивальне оештыручылар – ТР Мәдәният министрлыгы һәм ТР Театр әһелләре берлеге.

    Чыганак: Кариев исемендәге Яшь тамашачылар театры

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • ИП ПАТЕНТ СИСТЕМАСЫНДА: НӘРСӘ БЕЛЕРГӘ КИРӘК?
    • Газета-журналларга язылган өчен - санаторийга ике юллама
    • Пушкин картасы
    • Милек өчен салымны түләү - 1 декабрьгә кадәр
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!
    • "Язмыш" газетасы