Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    • МӘСКӘҮ ЛОКДАУН КЕРТӘ! Мәскәү мэры Сергей Собянин башкалада 28 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр эшләми торган көннәрдә вакытлы локдаун кертте.
      334
      0
      0
    • Казанның Кремль яр буенда яңа мурал барлыкка килде Кремль яр буеның яңа өлешендә Казанда леттеринг стилендә мурал пәйда булды. Ул татар һәм рус телләрендәге язулардан гыйбарәт.
      399
      0
      0
    • ҖАНИСӘПНЕ ӨЙДӘН УЗУНЫҢ ГАДИ ҖИДЕ АДЫМЫ Билгеле булганча, быелгы җанисәпне өйдән чыкмыйча гына да узып була. Моның өчен кул астында Интернетка тоташкан гаджет яки компьютер булу гына кирәк.
      403
      0
      0
    • "КАЛЕБ"НЕҢ ПРЕМЬЕРАСЫ! Калеб» яңа буын җыены сезне 26 октябрь 18:30 сәгатьтә булачак премьерага дәшә! «Өчәү» – яшь прозаиклар Алинә Бикмуллина, Айгөл Абдрахманова, Райнур Әгъләметдинов әсәрләре буенча сәхнәләштерелгән фрагментлар.
      428
      0
      0
    Видео
    • НАРКОТИКЛАРГА - ЮК

    ОНЫГЫҢ БЕЛӘН НИНДИ ТЕЛДӘ СӨЙЛӘШӘСЕҢ?

    Халыкта дини-милли үзаң тәрбияләү максатыннан Татарстан мәчетләрендә нәсихәт язулары элеп куелды. Махсус бастырылган плакатларда “Оныгың белән нинди телдә сөйләшәсең?” дигән сүзләр китерелә.

    Алар ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов тәкъдиме белән республика мәчетләренә озатылды һәм шушы көннәрдә имамнар аларны кабул итеп урнаштыра башлады. Мәчетләрдә һәм мәчет тирәләрендә элеп кую өчен махсус плакатлар туган телне саклау һәм халыкта милли үзаң дәрәҗәсен үстерүгә хезмәт итәргә тиеш, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәте сайты.

    Реклама

    Билгеле булганча, җөмәдел-ахыр аеның 1 көнендә (14 гыйнварда) ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашты. Мөхтәрәм кунак мөфтияткә исем кушканда бүләк итү өчен “Татарча әлифба” һәм татар телендә сәнгатьле чыгыш ясарга өйрәтүче ярдәмлек китапларын, шулай ук саллы тиражда бастырылган плакатлар һәм истәлекле тамгалар тапшырган иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Милек өчен салымны түләү - 1 декабрьгә кадәр
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!
    • "Язмыш" газетасы
    • Китап тыңла!
    • Kazan Digital Week-2021 (1)
    • ТАВЫШ БИР: Иң матур җырчы гаиләсе