Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Төрле телләрдә шигырьләр

    ОСТА ВӘГАЗЬЧЕГӘ - КЫЙММӘТЛЕ БҮЛӘК

    Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте «Оста вәгазьче» төбәкара дини бәйгесен башлап җибәрә. Иҗади ярыш татар-мөселман яшьләрен һәм җәмгыятен рухи һәм әхлакый яктан тәрбияләргә, катнашучыларның татар телендә чыгыш ясау һәм сөйләм күнекмәләрен камилләштерергә ярдәм итәчәк, ораторлык осталыгына ия талантлы татар шәхесләрен ачыкларга мөмкинлек бирәчәк. Бәйге Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында һәм Идел буе Болгар дәүләтендә исламны кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан оештырыла.

    Бүгеннән башлап, конкурста катнашырга теләүчеләрдән гаризалар кабул ителә. Бәйгедә үз көчләрен 18 яшьтән алып 45 яшькә кадәрге ир-атлар һәм хатын-кызлар сыный алачак. Конкурсның төп шарты буенча алар имам, хәзрәт һәм мәчет-мәдрәсәдә мөгаллим булып эшләүче булырга тиеш түгел.

    Конкурс 3 этапта үткәрелә. Башта катнашучылар бирелгән темалар буенча татар телендә вәгазьләр язып, аларның текстларын электрон рәвештә marat-salakhov@yandex.ru почтасына җибәрергә тиеш булачак. Икенче этапта оештыручыларның критерийлары нигезендә иң яхшы эшләр сайлап алыначак. Өченче этапта жюри катнашында конкурсны ачык рәвештә, катнашучыларның үз вәгазьләре белән чыгышларын бәяләү көтелә. Бәйгедә вәгазь белән катнашу өчен 5 тема бирелә:

    Тема 1: «Заманча технологияләр: безгә файдамы, зыянмы?»

    Тема 2: «Туган тел – Аллаһтан әманәт».

    Тема 3: «Әйләнә-тирә мохитне саклау – фарыз гамәл».

    Тема 4: «Заман һәм мөселман гаиләсе».

    Реклама

    Тема 5: «Куллану җәмгыятенең» («Общество потребления») көнбатыш моделенә Исламча караш».

    Текстның күләме 2-3 басма битне тәшкил итәргә тиеш (Times New Roman шрифты; шрифт зурлыгы – 14, юллар арасындагы интервал – 1,5;  чикләр (поля): сулдан – 3 см, уңнан – 1 см, өстән – 2 см, астан – 2 см).

    Эшләр 2021 елның 10 декабренә кадәр кабул ителә.  Өченче этапка узган катнашучыларны билгеләү вакыты – 2021 елның 13 декабренә кадәр. Ачык бәйге Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә (Казан шәһәре, Габдулла Тукай урамы, 38-нче йорт) узачак һәм катнашучылар үзләре язган вәгазьләр белән чыгыш ясаячак. Чыгыш өчен бирелә торган вакыт – 5-7 минут. Конкурс таләпләре буенча, язма эшләрдә, ким дигәндә, сүрә исемен күрсәтеп бер Коръән аяте һәм, чыганагы күрсәтелеп, бер хәдис булырга тиеш. Конкурсантлар теманы ачуга, яңалыкка һәм идеяләрнең үзенчәлегенә (оригинальлегенә), телдән һәм язма сөйләмнең дөреслегенә, сөйләмнең темпына һәм аһәңенә (интонациясенә), аудиторияне тоемлавына карап бәяләнәчәк.

    Бәяләүнең төп критерийлары – тәкъдим ителгән темага, сайланган стильгә һәм жанрга туры килү, теманы чикләнгән вакыт эчендә ача белү, сөйләмнең һәм телнең байлыгы, матурлыгы һәм дөреслеге, сөйләм темпы һәм интонациясе (сөйләм тизлеге, логик акцентлар, тонның күтәрелүе һәм түбәнәюе, пауза), аудитория белән эшләү һ.б.

    Призлы урыннарны алган җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләр һәм катнашучы дипломы белән бүләкләнәчәк.

    Бәйгене оештыру мәсьәләләре буенча элемтәгә керү өчен телефоннар: +79270333142 (Айгөл ханым), +79272401302 (Марат).

    Чыганак: Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • ИП ПАТЕНТ СИСТЕМАСЫНДА: НӘРСӘ БЕЛЕРГӘ КИРӘК?
    • Газета-журналларга язылган өчен - санаторийга ике юллама
    • Пушкин картасы
    • Милек өчен салымны түләү - 1 декабрьгә кадәр
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!
    • "Язмыш" газетасы