Логотип Идель
Яңалыклар

Остазым - Фоат ага Галимуллин

Фоат абый исә гел янымда булды. Яңалык текстларын без телефон аша бергәләп әзерли идек. Логик басым, җөмләнең иясен-хәбәрен табарга мине кабаттан институт укытучым, деканым өйрәтте. Рәхмәт, остазым!

Фоат абый исә гел янымда булды. Яңалык текстларын без телефон аша бергәләп әзерли идек. Логик басым, җөмләнең иясен-хәбәрен табарга мине кабаттан институт укытучым, деканым өйрәтте. Рәхмәт, остазым! Хәзер радио-телеведениегә килгән яшьләрнең сөйләменә колак салганнан соң, мин аларны кызганып куям, еш кына «эх, боларны сүзнең кадере бар заманда укытып, Галимуллин мәктәбе аша үткәрәсе иде», дим…

…Көндәлекне ачып, үткәннәрне барлап утырам. Еллар үткән саен үткән гомернең, аралашкан кешеләрнең кадере арта бара. Тормышта хыялга илтә торган юлда җитәкләп баручыларга күңелдә туган рәхмәт, хөрмәт хисләре тагын да ныгый. Бу юлларны язганда күз алдыма, көндәлектә билгеләп куелган, быел 79 яшен тудыручы укытучым Фоат Галимуллин килә. Татар халкының яраткан дикторы, меңләгән укучыларның хөрмәт иткән мөгаллиме, фән дөньясында танылган галим, әдәбиятта үткер сүзле тәнкыйтьче Фоат абый – минем өчен дә зур хәрефләрдән язылырга тиешле остаз. Галимуллинның шәкерте, дәвамчысы булу – дәрәҗә дә, шул ук вакытта зур җаваплылык та. Бүген радиода ирешкән уңышларым – остазымның ышанычын акларга омтылу һәм тырышу ул.

Институт еллары һәрбер кеше гомеренең – яшьлекнең кадерле мизгелләредер. Казан дәүләт педагогия институтының филология факультетында Фоат абый Галимуллин укыган лекцияләргә йөрү минем өчен үзе бер бәйрәм иде. Ышанам ки, күпләр өчен шулай булгандыр. Җитмеш биш студент дәрескә чакырып кыңгырау яңгырач та, дәрескә ашыгып, коридор буйлап килүче деканыбызның мәһабәт гәүдәсен күрүгә шым була иде. Аудиториягә кереп, баскычтан төшә башлаганчы ук укый-сөйли башланган лекцияне, әллә темасы кызыклыктан, әллә сөйләүчесенең тавышы тәэсиреннән, рәхәтләнеп тыңлый идек. Сәнгатьле уку дәресләрендә чын артист-диктор Ф. Галимуллинның гади генә дә шигырьне күңелләрне айкап чыгарырлык дәрәҗәдә укуы, һәрберебез күңеленә шигырьне, шигъриятне ярату, аңларга тырышу орлыгы салгандыр… Шәхсән үзем өчен шулай булды. Ә декан сыйфатында Фоат абый авылдан килгән һәрбер студентка алыштыргысыз әти ролен дә үти иде: кемгә тулай торак кирәк, кемнең укуда проблемалары бар, кемнеңдер акчасы юк – барыбыз да «Фуад абый»га йөгерәбез (безнең өчен ул Фуад абый иде). Ул, әлбәттә, ишетми калмый, кулыннан килгәнчә, барыбызга да ярдәм итәргә тырыша. Кырыс холыклы декан булса да, үтә нечкә күңелле ир шул ул…

Миләүшә Насибуллина

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев