Өстәмә керем алу өчен иң югары хезмәт хакы түләнә торган эш урыннары билгеле
Россиядә пешекчеләргә, товар китереп бирүче машина йөртүчеләренә, промоутерларга югары хезмәт хакы тәкъдим итәләр.
Россиядә пешекчеләргә, товар китереп бирүче машина йөртүчеләренә, промоутерларга югары хезмәт хакы тәкъдим итәләр. Вакытлыча яки өлешчә эшләүчеләр өчен тәкъдим ителгән уртача хезмәт хакы якынча 33,8 мең сум тәшкил итә. HeadHunter рейтингын РИА Новости чыгарды.
Апрель аенда Headhunter сервисында 81 меңнән артык эш тәкъдиме булган. Аларның ун меңе — ял көннәрендә эшләү тәкъдиме. Эшкә чакыручыларның 32 меңнән артыгы тулы булмаган эш көненә чакыра, ике меңгә якын тәкъдим бер тапкыр башкарыла торган эш турында. Компаниядә белдерүләренчә, Өстәмә эшләр өчен тәкъдим ителгән уртача хезмәт хакы 33,8 мең сум тәшкил итә.
Чыганак: Татар-информ
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев