Логотип Идель
Яңалыклар

Көрәш сәхнәгә чыкты

Спектакльдә татарча көрәш элементлары күрсәтелә. Авторлар көрәшнең үз фәлсәфәсе булганын күрсәтергә тырыша. Текст авторы Йолдыз Миңнуллинаның борынгы ташъязмаларга охшатып язылган текстлары спектакльгә серлелек һәм шом өсти. 

"Алтын битлек" иясе Нурбәк Батулла үзенең яңа "Өтүкән" дип аталган спектаклен сәхнәгә куйды. Спектакль - перформанс Werk бәйсез арт-киңлегендә (Тукай урамы, 115) узды. Спектакльдә Нурбәк Батулла, Илдар Камалиев, Йолдыз Миңнуллина катнашты. Вакыйф Дәүләтшин тавышы яңгырады. Сәхнәгә ут куючы: Юлия Самодурова.

Авторлар спектакльнең нәрсә турында булуын болай аңлата:

- 552 елда хәзерге Монголия, Кытай, Байкал күле буйларында, Көньяк Себер, Алтай далаларында төрки телле кабиләләрне берләштергән I Төрки каганлыгы барлыкка килә. Ил башында Ашина ыруыннан булган Бумын каган тора. Кытай империясе көчәйгән дәвердә, төрки каганатта эчке низаглар башланып, 604 елны каганат Көнбатыш һәм Көнчыгыш каганлыкларга аерыла. Озакламый Көнчыгыш каганлык дәүләти мөстәкыйльлеген югалта һәм 50 ел чамасы Кытай хакимлеге астында яшәргә мәҗбүр була.

Шушы вакыйгаларга багышланган «Өтүкән» перформансы кысаларында авторлар тән, сүз һәм яктылык аша дәвердән дәвергә күчеп килгән сорауларга җавап эзли. Безнең асыл башлангычыбыз нинди? Үзара багланышларга корылган дөньяда ул үзгәрешсез сакланып кала аламы? Көчкә каршы көч табылганда, көрәштән баш тарту - ул җиңүме, җиңелүме?

Спектакльдә татарча көрәш элементлары күрсәтелә. Авторлар көрәшнең үз фәлсәфәсе булганын күрсәтергә тырыша. Текст авторы Йолдыз Миңнуллинаның борынгы ташъязмаларга охшатып язылган текстлары спектакльгә серлелек һәм шом өсти. 

Иске сүздә шулай калган: 
Тәңрегә тиң Бумын каган, 
Ат сулышын тойганнарны, 
Утта кылыч койганнарны, 
Тимердән тир сыкканнарны, 
Азау теше чыкканнарны 
Барлап дала үзәгендә 
Оран салган: 

Алда кояш туган якта 
Тезе барлар тез чүксен. 
Кояш туктап торган чатта 
Күзе барлар яшь түксен. 
Артта кояш качкан җирдә 
Башы барлар баш исен, 
Ат җитәрдәй һәр тарафта 
Яңгырасын 
Төрки исем!

Тулы текстны Өтүкән сайтында укырга була.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев