-
Ш. МӘРҖАНИ ИСЕМЕНДӘГЕ ТАРИХ ИНСТИТУТЫНЫҢ ЯҢА КИТАПЛАРЫ Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында ТР Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты нәшер иткән яңа китаплар тәкъдим ителде.
-
«Идел»нең ике журналисты «Динем - Ислам, милләтем - татар» бәйгесендә җиңүче булдылар! Әлеге конкурста 70 журналист гариза биргән, барлыгы 434 эш каралган.
-
Казан аграр университетының студентлар халык театры җитәкчесе Роберт Галиев вафат Роберт Галиев кисәк, йөрәге тотып вафат булды...
-
ТИЗДӘН КОЙМАК БӘЙРӘМЕ БАШЛАНА Урамда суык борынны тешләсә дә, тиздән кыш озату бәйрәмнәре башлана.
-
Хәзрәтнең әнисе дә, абыйсы да бер көнне вафат була Рөстәм хәзрәт абыйсы белән бәйле, кечкенә чагындагы хатирәләрен сөйләде.
-
Ринат Рахматуллин хатын-кызлар турында: "Без мужиклар «охотниклар» бит инде, «добыча» эзлибез…" "Интертат" электрон газетасында журналист Габдерәхим белән җырчы Ринат Рахматуллин арасындагы кызыклы сөйләшү урын алган.
-
Онлайн-мәдрәсәдә белем алучыларның саны 23 меңнән арткан Беренче Татар онлайн-мәдрәсәсе эшли башлауга бер айдан артык вакыт узып китте.
-
Бүген юлларда бозлавык булырга мөмкин Көндез болытлы, ә төнлә аязучан болытлы һава торышы көтелә.
Өйдә хәлвә ясаганыгыз бармы?
Барыбыз да бик яратып ашаган хәлвәне өйдә ясап булганын белә идегезме? Бик җиңел һәм тәмле рецепы бар сезнең белән дә уртаклашасыбыз килә.
Кирәк булачак:
*350 гр чистартылган көнбагыш орлыгы (кунжут орлыгыннан да ясарга була)
*190 гр бодай оны, 150-200 гр шикәр
*берәр уч арахис яки башка берәр чикләвек (булмаса да ярый)
*125 мл су, 125 мл үсемлек мае
Әзерләү:
Көнбагыш орлыгын табада кыздырабыз һәм блендер яки ит тарткыч аша берничә мәртәбә әйбәтләп уып чыгарабыз. Онны да кыздырып алабыз. Тирән савытта он белән төелгән орлыкларны кушып болгатабыз. Шикәр белән суны 5 – 7 минут кайнатып сироп ясыйбыз, ул арада коры катнашмага май салып бутыйбыз. Чикләвекләр салырга да була. Иң азактан сироп салына һәм барысы тагын бер кат яхшылап болгатыла.
Азык пленкасы җәелгән яки майланган формага бушатып, берничә сәгатькә калдырабыз. Хәлвә әзер!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз