-
Мәликә Хәйрулла: “Карьера төзегән кеше дедлайнның нәрсә икәнен яхшы белә, тайм-менеджментны да отышлы куллана” Кичәдә фоторәссам Рамил Галидән кала башка ир-егетләрнең әсәре дә юк – ир-атларга чарада катнашу тыелган иде.
-
Үзәк банк акча күчерүне ике көнгә тоткарларга тәкъдим иткән Акчаны мошенниклардан саклау өчен шундый чараның отышлы буласы күздә тотыла.
-
САМАРАДА ТУКАЙ ТОРМЫШЫ ҺӘМ ИҖАТЫ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШТЕЛӘР Самара өлкәсенең Халыклар дуслыгы йортында өч томлы «Габдулла Тукай: тормыш һәм иҗат (Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты хроникасына материаллар)» басмасын тәкъдим итү булды.
-
Казан марафонының хәйрия йөгерешендә 920 мең сум акча җыелды Казан Мэриясе миллион сумлык матур сан булсын өчен тагын 80 мең сум акча җибәрәчәк, әлеге акчалар дәвалауга мохтаҗ балаларга ярдәмгә тотылачак
-
Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез" "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа видео чыкты. Яшь җырчы Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез"! Легендар җырга - яңа сулыш
-
Бөек Җиңүнең 77 еллыгына Шушы авыл татарлары – безне исән калдыручы, ашатучы, сыендыручы булды. Нәселебезне саклап калдылар.
-
Туры сүзле Илялов Рәмзи Илялов турындагы язмада «фәлән герой шикелле батырлык кылган» дигән штамп кулланмаячакбыз – һәр сугышчының биографиясе, хәрби юлы – кабатланмас, үзенчәлекле. Гомумән, татарлар сугышта бүтәннәр артыннан гына ияреп йөрмәгән.
-
Үзебез сайлыйбыз! Татарстанда 2023 елда төзекләндерелә торган паркларны сайлау өчен тавыш бирү башланды. 14 яшьтән өлкәнрәк һәр битараф булмаган кеше 30 майга кадәр үз фикерен белдерә ала.
-
Синең тавышың Татарстанны тагын да яхшырак итәргә ярдәм итәчәк!
Өйдә майонез ясау ысулы (бик җиңел һәм тәмле рецепт)
Өйдә ясалган майонезның төрле рецептлары билгеле, зәвыгына карап тәмләткечләр, консервантлар өстәүчеләр дә бар. Ничек кенә булса, да уңган хуҗабикләр өйдә ясалган майонезны кибетнекеннән күпкә тәмлерәк һәм файдалырак чыга, дип саный. Иң гади һәм тәмле рецептларның берсен сезнең белән дә уртаклашырга булдык!
Кирәк булачак:
100 грамм чамасы зәйтүн мае, 2 йомырка, 1 чәй кашыгы коры горчица, бер чеметем шикәр комы, тәменчә тоз, борыч, башка тәмләткечләр, ярты лимон. Майонезны ясау өчен блендер кирәк булачак.
Блендер чокырында йомырканы күпертәбез. Тоз, шикәр комы, горчица кушып, тагын болгатабыз. Тәмләткечләрне өстибез. Блендер эшләп торган килеш, акрын гына үсемлек маен агызабыз. Аннан ярты лимон согын сыгып шушы массага кушабыз (орлыклары эләкмәсен).
Майонезга саргылт төс бирергә теләсәгез, кипкән куркума яки паприка кулланырга була. Блендр белән бераз күперткәннән соң майонезны суыткычка 10 минутка куеп торабыз. Әгәр масса катларга бүленмәсә, димәк барысы да дөрес килеп чыккан. Суыткычта мондый майонезны берничә тәүлектән артык сакламау яхшырак.
Фолто: kremlin-diet.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз