Логотип Идель
Яңалыклар

Өйдә сыр ясауның берничә ысулы

Сыр ясау өчен авыл сөте булса, яхшырак. Ләкин майлы кибет сөтләреннән дә өйдә ясалган сыр пешерергә була. Сыр ясауның ике иң популяр рецептын тәкъдим итәбез.

Сыр ясау өчен авыл сөте булса яхшырак. Ләкин майлы кибет сөтләреннән дә өйдә ясалган сыр пешерергә була. Сыр ясауның ике иң популяр рецептын тәкъдим итәбез.


Эри торган сыр


 Бер килограмм сыр ясау өчен кирәк булачак:

 8,5 стакан саркытылган майсыз эремчек,

2,5 аш кашыгы сары май,

4 бал кашыгы сода,

3 бал кашыгы вак тоз кирәк.


    Эремчекне вак иләу аша уып чыгарабыз. Тирән савытка салып, өстенә чәй содасының яртысын сибегез һәм әкрен утка утыртыгыз. Агач кашык белән туктаусыз болгатып торырга кирәк. Әгәр эремчекнең суы чыкса, савытны капкач белән каплап, 10 – 15 минутка ут өстеннән алып торырга һәм суны сөзеп алырга кирәк. Эремчекнуң суы тизрәк аерылсын өчен, аңа калган чәй содасын өстәп, тагын утка куеп алырга кирәк.
   Эремчек куергач аңа сары май кушабыз. Тозны пешеп җитәр алдыннан 15 – 20 минут кала салабыә. Әзер сыр сузылмалы, куе бал кебек булырга тиеш.
    Пешеп җиткәч, сырны майланган савытка бушатып салкында калдырырга кирәк. Сыр кимендә берничә сәгать тик торырга тиеш.

Бу сырны бер айлап көтәргә кирәк

Рецепт өчен дә шул ук әйберләр кирәк булачак:

    Эремчекне яхшылап изәргә һәм сөзгечтән чыгарырга кирәк. Аннан дүрт кг эремчек өчен 100 – 150 грамм вак тоз салып болгатабыз. килеп чыккан әйберне агач савытка салып капкач белән тыгызлап каплыйбыз һәм өстен авыр әйбер белән бастырып куябыз. Басылгач, тагын эремчек өстәп өстен ябыгыз. Сыр күгәрмәсен өчен кисмәкне, капкачны ябар алдыннан сыр өстенә, кайнар суда пешекләп, түгәрәк чүпрәк яисә пергамент кәгазь җәяргә дә була. Тоз сипсәгез, сыр яхшырак сакланыр.
    Савытны салкын бүлмәгә куеп, гел күзәтеп торырга бозылмасын, күгәрмәсен өчен өскә саркыган суын гел түгеп торырга, өстенә япкан чүпрәкне алыштырып, яңадан тоз сибәргә кирәк. Бер айдан сыр әзер була.

Фото: buljon.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: аш-су

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев