Логотип Идель
Яңалыклар

Өйдән чыккан өчен – төрмәгә

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы карантинны бозган очракта җаваплылыкка тартылу турында хәбәр итә.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы карантинны бозган очракта җаваплылыкка тартылу турында хәбәр итә.
Татарстанда карантинның үтәлү-үтәлмәве буенча контроль көчәйтеләчәк. Полиция хезмәткәрләре карантин режимын сакламаган һәр очракны теркәп барачак.
Чит илдән кайткан кешеләргә карантинда булу мәҗбүри. Алар 14 көн дәвамында урамга чыкмаска, симптомнар барлыкка килүгә өйләренә табиб чакыртырга тиеш.
Карантинны бозган өчен Җинаять кодексының 236нчы маддәсе каралган. Санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне бозып, күп кешегә авыру йоктырган очракта 80 000 сумга кадәр штраф салына, аерым бер вазифаларда 3 ел дәвамында эшләп булмый, 360 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш, бер елга кадәр төзәтү эшләре яки шул ук вакытка кадәр иректән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.
Әгәр кагыйдәләр бозылу кеше үлеменә китерсә, 480 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш, 2 елга кадәр төзәтү эшләре, 5 елга кадәр мәҗбүри эш яки шулай ук 5 ел иректән мәхрүм итәләр.
Шуңа күрә Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы сәламәтлеккә җаваплы карарга һәм янәшәдәге кешеләрнең тормышын куркыныч астына куймаска өнди.
 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев