Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Төрле телләрдә шигырьләр

    Өйрәнәбезме? Татар этнографик биюләре буенча онлайн остаханә узачак

    Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле татар этнографик биюләрен өйрәнү буенча онлайн остаханә тәкъдим итә.

    «Биюләрне халык өйрәнсен өчен остаханә эшләдек. Нинди хәрәкәтләр бар — барысы да видеоязмада аңлатыла. Язмалар You Tube, TikTok һ.б. сәхифәләребезгә 1 декабрьдә урнаштырылачак, диск буларак та чыга», — диде «Татар-информ»да матбугат очрашуында ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Айрат Хәмитов.

    Аның әйтүенчә, остаханәләрне дәүләт гранты хисабына эшләгәннәр. Алар татар һәм рус телендә шәрехләнеп бара.

    Реклама

    «Авылларда концерт куеп йөргәндә балаларга бушлай остаханәләр уздырдык. Барлыгы сигез мастер-класс эшләдек. Барысы да сусап карап утыра. Без бөтенебез дә авылдан чыккан кешеләр. Шул балалар кайчан да булса безнең ансамбльгә килсә, мин бик бәхетле булыр идем», — ди Хәмитов.

    Биюләрне Татарстанның халык артисты, баш балетмейстер Раилә Гарипова, халык артисты Равил Габдрахманов, балетмейстерлар Ләйсән Хәмитова, Айрат Хәмитов күрсәтә.

    Чыганак: Татар-информ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Газета-журналларга язылган өчен - санаторийга ике юллама
    • Пушкин картасы
    • Милек өчен салымны түләү - 1 декабрьгә кадәр
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!
    • "Язмыш" газетасы
    • Китап тыңла!