Логотип Идель
Яңалыклар

ОЗАК КӨТӘСЕ КАЛМАДЫ...

Татарстан Республикасы Милли музеенда Яңа ел уңаеннан оештырыла торган тамашаларга старт бирелде.

Татарстан Республикасы Милли музеенда Яңа ел уңаеннан оештырыла торган тамашаларга старт бирелде. Бүген биредә «Кар бөртеге патшалыгында, боз дәүләтендә» күргәзмәсе ачылышына Казанның 13 нче мәктәп укучылары килде.

Сүз дә юк, Яңа ел - иң сихри һәм әкияти бәйрәм. Аны сабыйлар гына түгел, өлкәннәр дә зур өметләр белән көтә. Музей әзерләгән яңа күргәзмәнең төп темасы – бүләкләр, бәйрәм күчтәнәчләре. Әлеге йоланың гасырларга сузылган бай тарихы, традициясе бар. Экспозициядә төрле елларда бәйрәм төнендә бүләк ителгән күчтәнәчләр, шулай ук котлау открыткалары урнаштырылган. Экспонатлар нинди генә чорга караса да, аларның барысында гаилә бәйрәме рухы чагыла.

Бәйрәмгә килгән кунаклар бәйрәм чыршысы һәм уенчыклар белән бизәлгән гаҗәеп балалар бүлмәсен күреп соклануларын белдерде. Кышкы урман күренешләре, урманда яшәүче хайваннар белән дә танышты.

Барлык күргәзмә Раштуа һәм Яңа ел открыткалары белән бизәлгән, аларда Кыш бабай һәм Кар кызы, чыршы, кар бабайлары һәм урман җәнлекләре, сәгать һәм календарьлар тәкъдим ителгән. Музей кунаклары өчен махсус мастер класс оештырылды.

Яңа ел уенчыкларының искиткеч коллекцияләре Яңа елга нинди күчтәнәчләр бүләк иттелүе, бәйрәм өстәле һәм чыршының ничек бизәүе хакында сөйлиләр. Борынгы чаналар, чаңгылар һәм тимераяклар кышкы уеннарны тагын бер кат искә төшерәчәк.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев