-
ГАЛИМНӘР ИГЕНЧЕЛЕК ӨЛКӘСЕНДӘ ЯҢА ТЕХНОЛОГИЯ УЙЛАП ТАПКАН Казан дәүләт аграр университеты галимнәре тарафыннан кафедра мөдире һәм профессоры Наил Әдһәмов җитәкчелегендә авыл хуҗалыгы машиналарының эшче органнарын ныгытуның комплекслы технологиясе эшләнде.
-
"ЯШЬ ЙӨРӘКЛӘР" БӘЙГЕСЕНДӘ КАТНАШ Жюри музыка өлкәсендәге белгечләрдән торачак. Бәйгенең фестивалендә кайбер үзешчән авторларның җырларын танылган артистлар башкаруы да ихтимал.
-
ЯЗУЧЫ РӘФИКЪ ЮНЫС ВАФАТ Язучы, журналист Рәфикъ Юныс улы Юнысов бүген 78 нче яшендә бакыйлыкка күчте. Бу хакта аның соңгы эш урыны “Казан утлары” журналыннан хәбәр иттеләр.
-
ТАТАРСТАНДА БАЛАЛЫ ГАИЛӘЛӘРГӘ ЯРДӘМ КҮРСӘТЕЛӘ Республикада 32 федераль һәм 53 республика чараларын үз эченә алган социаль ярдәм чараларының системасы формалашкан.
-
МИЛЛИ ШУРА ӘГЪЗАЛАРЫ ҖИДЕ ЭШЧЕ ТӨРКЕМГӘ ТУПЛАНЫП ЭШЛӘЯЧӘК Милли шура утырышлары айга бер тапкыр үткәреләчәк. Һәрбеш эшче төркем үз юнәлеше буенча хисап тотачак.
-
ИЛШАТ РӘХИМБАЙ ТАТАР ГӨНАҺЛАРЫ ТЕМАСЫНА СӨЙЛӘШЕРГӘ ОМТЫЛА Илшат видеолар хакында фикер алышу һәм аларга бирелгән бәяне үз иҗат җимешләренең төп нәтиҗәсе дип саный.
-
ЙОЛДЫЗНАМӘ (19-24 гыйнвар) Узган ел башлаган эшләрегезне уңышлы тәмамлаячаксыз. Бу атнада игътибарны гаиләгә юнәлтү яхшырак. Вакытыгызны үзегезгә һәм балаларыгызга багышларга тырышыгыз. Барчагызга да уңышлы эш атналары!
-
РИЗАТ РАМАЗАНОВНЫ ЗИНИРА ТЕЛЕФОНДА УТЫРГАН ӨЧЕН СҮГӘ Реклама элеп, бер тапкыр бушка суши ашаган булды. Башка андый нәрсә белән кызыксынмадым. «Инстаграм»да акча эшләмим».
ПАНДЕМИЯ ШАРТЛАРЫНДА КАЙСЫ ЖУРНАЛЛАРНЫҢ ТИРАЖЫ АРТКАН?
Коронавирус пандемиясе вакытында «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте тиражларның кисәк кимүен булдырмауга ирешкән.
Подпискага ярдәм итү буенча комплекслы чаралар күрү ярдәм иткән. Нәтиҗәдә тиражларның кисәк кимүенә юл куелмаган. Сүз уңаеннан, «Татмедиа» АҖ басмаларына онлайн язылырга, аларны метрода вендинг аппаратларында яки Daily киоскларындагы стендлардан сатып алырга мөмкин.
Моннан тыш, Бөтенроссия газета-журналларга язылу декадалары вакытында «Татмедиа» үз басмаларының каталог бәясенә 5 һәм 10 процентлы ташламалар тәкъдим иткән, газета-журналлар исә «Россия почтасы» федераль дәүләт унитар предприятиесе тарифыннан 25 процент күләмендә ташлама алган.
КАЙСЫ ЖУРНАЛЛАР?
2019 ел белән чагыштырганда, «Чаян» журналы үзенең тиражын — 8,7, «Казань» журналы — 2,7, «Безнең мирас» журналы 2,7 процентка арттырган. «Татарстан» журналы тиражын элеккеге дәрәҗәдә саклаган.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз