Паркларда Яңа ел: «Черек күл»дә шугалак, Аксенов исемендәге скверда яктылык шарлары һәм Горки-Әмәт урманында светодиод язма
Бәйрәмгә әзерлек шәһәрнең паркларында һәм скверларында алып барыла. Җәмәгать киңлекләрен Яңа елга бизәү буенча барлык эшләрне 20-нче декабрьгә төгәлләү планлаштырыла.
Бәйрәмгә әзерлек шәһәрнең паркларында һәм скверларында алып барыла. Җәмәгать киңлекләрен Яңа елга бизәү буенча барлык эшләрне 20-нче декабрьгә төгәлләү планлаштырыла.
Парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе Роберт Гарипов Яңа ел бәйрәмнәренә бизәлеш 16 ял зонасы территориясендә барлыкка киләчәк, шуларның 12-сендә Яңа ел чыршыларын урнаштырачаклар һәм бизәячәкләр, дип сөйләде. Гирляндалар белән бизәлгән тере яшел чыршылар Фучик урамы һәм «Ак Чәчәкләр» бульварларын, шулай ук «Комсомолец» һәм «Калейдоскоп» паркларын бизәячәк. Бәйрәм чаралары узачак үзәк мәйданчыклар Касә янындагы территория һәм «Черек күл» паркы булачак. Бу җәмәгать киңлекләрендә шулай ук бәйрәм чыршылары ачылачак, ә «Черек күл» паркында тагын шугалак та ачылачак, ул аркалы иллюминация белән бизәләчәк. «Парктагы чыршы паркның үзәк өлешендә, клумбада урнаштырылачак. Шулай ук паркта халыкка һәм шәһәр кунакларына таныш «Люстра» арт-объектын куячаклар, – дип хәбәр итте Роберт Гарипов.
Горький исемендәге паркның төп аллеясында 160 якты йолдыз яначак, алар белән агач ябалдашларын бизәячәкләр, ә 10 метрлы чыршы җәйге вакытта фонтан эшли торган мәйданчыкта урнаштырылачак.
Горки-Әмәт урманында CUBE контейнер үзәге бинасын бизәячәкләр, урман өлешендә агач ябалдашлары арасында светодиод хәрефләр белн рус һәм татар телләрендә «Үсте чыршыбыз урманда» җырыннан юллар эленәчәк. Бөтен территория буенча бәйрәм консоллары һәм декоратив светодиод чыршылар урнаштырылачак, – дип сөйләде Роберт Гарипов. Чаңгы базасы бинасы янында бәйрәм фотозонасы барлыкка киләчәк.
Урицкий исемендәге паркта күпсанлы гирляндалар һәм иллюминацияләр белән күл каналын бизәячәкләр. Яңа ел чыршысын быел канал ахырында, паркның үзәк өлешенә якынрак мәйданда урнаштырачаклар.
Лядской бакчасында, традиция буенча, тарихи фонтанны яктылык шарлары белән декорациялиячәкләр, ә Аксенов исемендәге скверда алар белән агачларны бизәячәкләр.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, быел парклар территориясендә өч шугалак эшләячәк: «Черек күл», «Калейдоскоп» һәм «Сосновая роща» паркларында. Ә Горький исемендәге, Мир урамы буйлап һәм «Калейдоскоп» паркларында тюбинг прокаты ачылачак.
Чыганак: kzn.ru
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев