Логотип Идель
Яңалыклар

ПАРКЛЫ ҖӘЙ

Май башында старт алган һәм сентябрь уртасында тәмамланган җәйге сезонда Казанның 25 җәмәгать киңлегендә 500 чара узган.

Май башында старт алган һәм сентябрь уртасында тәмамланган җәйге сезонда Казанның 25 җәмәгать киңлегендә 500 чара узган. Аларга 280 меңгә якын кеше килгән. Күпчелек очрашулар Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган, аларны саклап калуга һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән иде. Җәйге сезон нәтиҗәләре турында тулырак бүген эшлекле дүшәмбедә Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе Роберт Гарипов сөйләде.

Паркларда татар телендә «Хәрәкәттә – бәрәкәт» дип аталган иҗади һәм спорт очрашулары сериясе узды. Шулай итеп, 14 дәрес шәһәрнең алты җәмәгать киңлегендә үткәрелде, алар арасында йога, сулыш практикалары, импровизацияле биюләр, фламенко, «Чабата» халык биюе, ирекле пластика һәм башкалар булды.

Кабан күле буенда җәй дәвамында татар телендә сөйләшү клубы эшләде. Теләүчеләр дәресләргә атнага бер тапкыр җыелды. Роберт Гарипов сүзләренә караганда, мондый дәресләр тел киртәләрен җиңәргә, татар телендә уй-фикерләрне дөрес формалаштырырга һәм тел мохитенә чумарга ярдәм иткән.

Милли колоритлы традицион чаралар Шәһәр һәм Республика көненә багышланган иде. Августта Кабан күле яр буенда «Джем баянистов», «Милли кием» шәһәр бәйрәме һәм заманча татар мәдәнияте һәм «Печән базары» дизайны фестивале узды.

Бу елның яңалыгы җәмәгать киңлекләрен ачык һавада галерея сыйфатында куллану булды. Кабан күле буенда «Азат хатын» күргәзмәсе эшләде. Ул «Сөембикә» журналының 1913 елдан алып бүгенге көнгә кадәр нәшер ителә торган егерме тарихи тышлыклар сурәтләнгән плакатларны үз эченә алган. 9-нчы майга Җиңү паркында «Казан – хезмәт батырлыгы шәһәре» күргәзмәсе ачылды, ә август ахырында Кабан күле яр буенда – «Иске Татар бистәсе аксакаллары» экспозициясе ачылды, анда районның татар сәүдәгәрләре һәм аксакалларының нәсел-нәсәпләре сурәтләнгән. Соңгысы ел ахырына кадәр эшләячәк.

Идел буе халыкларының яңа этник мәдәнияте «Итил» фестивале бик матур чара булды. Ул узган ял көннәрендә, 25-нче һәм 26-нчы сентябрьдә, «Казан» гаилә үзәге территориясендә узды һәм 9 мең тамашачыны җыйды, дип билгеләп үтте Роберт Гарипов.

Шәһәр халкы һәм кунаклары арасында Горки-Әмәт урманында уздырыла торган «Гриль-фест», Горький исемендәге паркта Зур туңдырма фестивале, Лядской бакчасында «Октава» музыкаль фестивале, шулай ук «Ретро-пәнҗешәмбе» кино күрсәтүе, «Танцплощадка» һәм «Крылья Советов» паркындагы балалар барахолкасы элеккечә популярлык казана.

Спорт вакыйгаларына да паркларда зур игътибар бирелә. Аерым алганда, җәй көне «Черек күл» паркында йога-клуб эшләде, Кабан күле буенда йөгерү командасы оештырылды. «Без Казан өчен яңа спорт төрләрен ачабыз – быел Казансу ярында беренче тапкыр петанка уены буенча мәйданчык эшли башлады. Биредә без ике зур булмаган чемпионат үткәрергә һәм шәһәрлеләрне әлеге гадәти булмаган спорт төре белән таныштырырга өлгердек», – дип сөйләде Роберт Гарипов.

Паркларда «Яшел фитнес» проектының күпләр яратып өлгергән дәресләре дә дәвам итте. Тренировкалар шәһәрнең 10 паркында узды. Барлыгы 300-гә якын дәрес үткәрелде, аларда 2,5 меңнән артык кеше катнашты.

«Бу җәйге сезонда паркларда шулай ук Россия футбол берлеге һәм GirlPower проекты кысаларында кызлар өчен бушлай футбол дәресләре узды. 5 яшьтән 12 яшькә кадәрге яшь футболчылар берничә парк территориясендә профессиональ тренерлар белән футбол уйнарга өйрәнде», – дип сөйләде Роберт Гарипов.

Белем бирү блогы – шәһәр паркларында үсеш ала торган тагын бер юнәлеш. Җәй көне «Черек күл» паркында «Мост» мәктәбе эшли башлады – Казанның мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге галимнәре һәм әйдәп баручы белгечләреннән биш лекция. Аларда 200-ләп кеше булды.

Горки-Әмәт урманында беренче тапкыр шәһәр балалар экология лагере эшли башлады. «43 бала өч сменада экология һәм калдыкларны сортларга аеру, ботаника һәм зоология турында лекцияләр һәм практик дәресләр тыңлады, ә тагын беренче ярдәм күрсәтергә һәм спорт ориентлашуына өйрәнде», – дип хәбәр итте Роберт Гарипов.

Шулай ук быел Горки-Әмәт урманында рәссам Алексей Лазарев тарафыннан файдаланылган пластик предметлардан ясалган «Күбәләкләр эффекты» арт-объекты барлыкка килде, ул алга таба эшкәртелә алачак.

Паркларда хуҗасыз хайваннар белән бәйле акцияләр яңа юнәлеш булды. Әйтик, быел җәмәгать киңлекләрендә «Дуслык тәпие» проекты узды, анда казанлылар этләрне приюттан өйләренә алып китә алды, шулай ук хайваннарны карау буенча белгечләрдән консультация ала алды. «Бу җәйге сезонда гына да 20 приют эте үз йортын һәм яраткан хуҗаларын тапты. Без мондый акцияләрне алга таба да дәвам итәргә планлаштырабыз», – диде Роберт Гарипов.

Үз чиратында, Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров ассызыклаганча, шәһәр паркларындагы чаралар – ул үз ялларын төрлеләндерү мөмкинлеге генә түгел, ә шәһәр кунакларына туристларны җәлеп итү мөмкинлеге дә. «Паркларда ялларын оештыру казанлылар өчен гадәтигә әйләнде, халык анда йөреп кенә калмый, ә чараларда да бик теләп катнаша. Шулай ук иҗтимагый киңлекләр туристлар өчен дә магнитка әйләнә», – дип билгеләде Рөстәм Гафаров.

Чыганак: kzn.ru

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев