-
Россиядә ату коралы сатып алу яшен арттырдылар 29 нчы июньнән Россиядә «Корал турында»гы федераль законга үзгәрешләр үз көченә керде. Хәзер илдә яшәүчеләр утлы корал сатып алу хокукын бары тик 21 яшь тулгач кына ала алачак.
-
Кремль яр буенда туңдырма фестивале башлана Салкын десертларны бөтен ил, шул исәптән Татарстан, җитештерүчеләре тәкъдим итәчәк.
-
«Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясенең яңа сезонын «Кызлар-матурлар» мюзиклы премьерасы ачып җибәрә «Созвездие-Йолдызлык» иҗади сәләтле балалар һәм яшьләргә ярдәм итү республика үзәгендә «Кызлар-матурлар» спектакленең күрсәтмә репетициясе узды. Ул Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев пьесасы буенча куелган.
-
2022 елда Татарстанда Корбан бәйрәме ничек узачак? Корбан бәйрәме ел саен Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көнендә билгеләп үтелә. Быел гает 9 июльгә туры килә.
-
КФУның «Татар теле, әдәбияты һәм рус теле» дигән яңа программасына 25 бюджет урыны бирелгән 20 июньдә югары уку йортларына беренче курска укырга керү өчен документлар кабул итү кампаниясе башланып китте.
-
"Яңа дулкын" ютуб-каналында Илдар Кыямов башкаруында "Янбикә" җыры "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа җыр урнаштырылды. "Янбикә" җырын телевидение алып баручысы, нәфис сүз остасы Илдар Кыямов башкара.
-
Ренат Әюпов "Йосыф" кыйссасы турында: "Бер-береңне ишетү өчен бераз тынлык кирәк" Кариев театры сәхнәсендә “Йосыф” кыйссасы тәкъдим ителәчәк. Шул рәвешле Яшь тамашачылар театры татар халкының яраткан китабына яңача караш ташларга чакыра.
-
«UenFest» җиңүчеләре “СОЧИ ПАРК”ка юллама отты! Бүген Казан Кирмәне балаларның тавышыннан гөрләп торды. Биредә алар өчен төрле уеннар, чаралар оештырылды.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
«Парковка» спектакле «Театраль Идел буе» фестивалендә Татарстанны тәкъдим итә
«Парковка» спектакле «Театраль Идел буе» фестивалендә Татарстанны тәкъдим итә
«Парковка» спектаклен яшь режиссер Олег Кинҗәгулов Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының III курс студентлары белән чыгарды.
Сөмбел Гаффарованың «Парковка» спектакле «Театраль Идел буе» театр фестивалендә Татарстанны тәкъдим итәчәк. Бу мәгълүматны региональ оештыру комитеты вәкиле – ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Балаларга өстәмә белем бирү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Семен Федоров раслады.
«Студентлар спектакле арасыннан «Парковка» сайланды. Ә финалга чыккан балалар спектакльләре бишәү. Аларның кайсы тәкъдим ителәчәк – шушы көннәрдә билгеле була», - диде Семен Федоров.
«Парковка» спектаклен Олег Кинҗәгулов Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының III курс студентлары белән чыгарды. Курс җитәкчесе – Фәрит Бикчәнтәев. Олег Кинҗәгулов үзе дә Фәрит Бикчәнтәев укучысы.
«Спектакльне театр фестиваленә тәкъдим итүдә минем катнашым юк. Без бары тик Камал театрының Кече сәхнәсе өчен спектакль чыгардык. Спектакльнең яңалыгы – аны яшь драматург әсәре буенча яшь артистлар белән яшь режиссерның чыгаруындадыр. Спектакль белән ниндидер яңа сүз әйттек димәс идем. Иң мөһиме – без, бәлки, онытыла башлаган иске хакыйкатьне, Коръән сүзләрен кайтарганбыздыр», - диде режиссер Олег Кинҗәгулов.
«Парковка» спектакленең премьерасы Казанда уздырылган «Nauruz sсhool» халыкара милли театр студияләре фестивале кысаларында булды. Әлеге спектакль белән Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының театр белгечлеге тәкъдим ителде. Спектакльнең фестиваль тормышының дәвамы буларак, спектакльне чыгарган режиссер һәм яшь артистлар Венгрия театр форумына чакырылган. «Бу форум безгә зур дәрес бирде. Студентлар Чеховның «Чайка» спектаклен куюда катнаштылар», - диде Кинҗәгулов.
- Спектакль яшь драматург Сөмбел Гаффарова пьесасы буенча куелган иде. «Парковка» - «Яңа татар пьесасы» конкурсында җиңгән әсәрләрнең берсе. Камал театры үзенең Кече сәхнәсе өчен өч әсәрне сайлап алды.
- «Театраль Идел буе» театр фестивале - Идел буе федераль округының яңа проекты. Фестиваль ике категориядә уздырыла – студентлар театрлары һәм мәктәп театрлары. Фестивальнең финал этабы ноябрьдә булачак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз