-
«Кырык дүртнең май аенда» фильмына кастинг узачак «Кырык дүртнең май аенда» фильмы Нурихан Фәттахның тууна 95 ел тулуга һәм Бөек Ватан сугышында җиңүнең 78 еллыгына багышлана.
-
«Котадгу белек» беренче тапкыр татарча басылып чыкты Бөтен төрки дөньяда инде күптән китап булып чыккан Йосыф Баласагуниның “Котадгу белек” әсәре татарча да басылды хәзер! “Безнең мирас” журналы Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән бу зур эшне башкарып чыкты.
-
Татарстанда «Хәтер Маршы-2023» акциясе башланды Акциядә катнашучылар лекцияләр һәм музыкаль-әдәби композицияләр ярдәмендә Татарстан укучыларына Бөек Ватан сугышы вакыйгалары турында сөйләргә ниятли.
-
Милли китапханәдә Сальвадор Дали, Казимир Малевич һәм башка танылган рәссамнар эшләре буенча фикер алышачаклар Дискуссия Альфрид Шәймәрдановның «Айның караңгы ягы» шәхси күргәзмәсе кысаларында оештырыла.
-
Рус телендә онлайн-мәдрәсә эшли башлады Онлайн-мәдрәсәләр бигрәктә яшь буын арасында зур популярлык казана.
-
Илһам оялаган җир: "Сандугач" китапханәсендә Гөлшат Зәйнашеваны искә алдылар Ачык микрофон форматында оештырылган чара шагыйрә Гөлшат Зәйнашеваның якты истәлегенә багышланган иде.
-
Тинчурин театры Дастаннар елын “Идегәй” спектакле белән башлый Татар халкының 500 еллык тарихы булган дастанны театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов сәхнәләштерә. Режиссер “Идегәй”не сәхнәгә куярга алынуын әсәрнең милли, әдәби, тарихи актуальлеге белән аңлата.
-
Кариев театрында берьюлы өч премьера Якын арада Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 3 премьера тәкъдим итәчәк. Алар арасында нәни балалар өчен интерактив спектакльдән башлап, татарча куркыныч әкияткә кадәр булачак!
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Паркта ял итү фаҗига белән тәмамланырга мөмкин
Үзбәкстанның Джизак шәһәрендә “Очучы тәлинкә” аттракционы тамашачыларның күз алдында җимерелеп төшкән. Бу вакытта аттракционда сигез кеше булган. Җиде метрлы биеклектән килеп төшеп, 20 яшьлек кыз һәлак булган. Аттракцион март аенда кулланылышка тапшырылган булган. Әлеге вакытта Джизак прокуратурасы тикшерү эше ачкан. Кызганычка каршы, аттракционнарда фаҗигаләр артканнан-арта. Күптән түгел Сәмәрканд шәһәрендә дә карусельдан бер кыз чыгып очкан булган, бәхеткә, ул исән калган. Мәскәүнең “Сокольники” паркында исә үткән атнада гына балалар бер аттракционда башлары белән аска карап эленеп калганнар һәм җиргә килеп төшкәннәр. Бер баланың мие селкенгән, икенче бер кыз аңын югалткан.
Чыганак: Өмет газетасы
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз