-
«Ел табибы - Ак чәчәкләр 2022» бәйгесе номинантлары өчен тавыш бирү башланды Конкурс «Ел табибы», «Иң яхшы беренчел звено табибы», «Ел медицина хезмәткәре» һәм «Уникаль очрак» номинацияләре буенча уза. Аларның һәркайсында иң яхшысын сайлап алырга мөмкин.
-
Россия Банкы төп ставканы 11 процентка кадәр төшерде Бүген янә Россия Банкы Директорлар советының чираттан тыш утырышы узды. Анда төп ставканы киметү турында карар чыгардылар.
-
Корбан бәйрәме көннәрендә 17 меңгә якын корбанлык терлек чалыначак Пандемия чорында халык алҗыды. Рамазан аенда бик активлашып китте. Кешеләрнең тормыш кыйммәтләре яхшы якка үзгәрә
-
"Туфан самавыры"нда кунакта - Фәнис Мөсәгыйтов Традиция буенча бүген туры эфирда "Туфан самавыры" тапшыруы үтте.
-
"Көй - Мелодия" тапшыруында татар гөсләсе турында сөйлибез "Идел-онлайн" ютуб каналында "Көй - Мелодия" тапшыруның унтугызынчы чыгарылышы чыкты
-
«Media Week-2022»: КФУда медиа атна бара Казан федераль университетында бу атна дәвамында журналистика белеменең 60 еллыгына багышланган «Media Week-2022» дигән чара уза. Әлеге медиа атна кысаларында ачык ишекләр көне, «Россия-Таҗикстан: цифрлаштыру чоры журналистлары» халыкара медиамәктәбе, түгәрәк өстәл һәм төрле мастер-класслар үтә.
-
Казан яшь дипломатлар һәм эшмәкәрләрне очраштыра Чараның төп максатларының берсе - яшь дипломатлар арасында формаль булмаган элемтәләр кору.
-
Кариев театры премьерага чакыра Спектакльнең премьерасы 26-27 май көннәренә куелган
-
Синең тавышың Татарстанны тагын да яхшырак итәргә ярдәм итәчәк!
"Патшаларча" ватрушка рецепты
Эремчекле пирогның кунаклар килсә дә, кичке аш табыннарында да бик лаеклы урыны бар. Иң җиңел пешерә торган ризыкларның берсе бу! Рецептын тәкъдим итәбез.
Кирәк була:
500 гр. эремчек
1,5 стакан шикәр комы
1 ст.он
3 йомырка
150-200 гр.акмай
ванилин
Әзерләү:
Камыр өчен ярты стакан шикәр белән бер стакан онны бутыйбыз, өстенә акмайны угычтан уып салабыз, Әвәләп, уып валчык итәбез. Табаны майлап, валчыкның 2/3 өлешен салабыз, бераз бортик ясыйбыз, Бармаклар белән таба кырыена баскалаганда ул формасын тота.
Йомырка, шикәр, ванилин һәм эремчекне яхшылап болгатабыз, ватрушка йомшаграк булсын дисәгез, блендер белән туглап алырга була, табага салабыз. Өстенә калган валчыкны салабыз. 200 градуслы мичтә 40 минут өсте кызарганчы пешерәбез.
Шул гына! Хәзер инде чәй пешереп, ләззәтләнәсе генә кала. Мондый пирог кайнар килеш тәмле булса да, суык килеш тагын да тәмлерәк.
Фото:razdva-i-gotovo.ru/
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз